Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Кыр эшләре барышы

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә 21588 гектар мәйданнан ашлык җыеп алынган, бу планның 79 процентын тәшкил итә. Кичә 1349 гектар мәйданда игеннәр җыелган. Бу эш планына туры килә. Барлык мәйданның Ленин исемендәге хуҗалыкта 81 процент, «Кама Тамагы» АХПда 79, Олы Кариледә 33 процент икмәк...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә 21588 гектар мәйданнан ашлык җыеп алынган, бу планның 79 процентын тәшкил итә.
Кичә 1349 гектар мәйданда игеннәр җыелган. Бу эш планына туры килә. Барлык мәйданның Ленин исемендәге хуҗалыкта 81 процент, «Кама Тамагы» АХПда 79, Олы Кариледә 33 процент икмәк җыеп алынган. 43546 тонна ашлык суктырылган, шуңардан 4518 тонна көзге арыш, 3137 тонна борчак, 20125 тонна арпа, 3217 тонна көзге бодай, 12466 тонна сабан бодае, 83 тонна солы. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 20,2 центнер. Иң югары уңышны арпа бирә, район буенча аның гектарыннан 24,9 центнер уңыш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев