5 сентябрьдә Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә «Нечкәбил»XXI республика фестиваль- бәйгесе булып узды.
Бу зур вакыйга Татарстанның 18 районыннан һәм шәһәреннән 26 гаиләне бергә җыйды. Сәхнәгә чыгучылар арасында Кама Тамагыннан Нурисә һәм Зөлфәт Гайнуллиннар да бар иде. Без әлеге гаилә белән якыннанрак танышу өчен конкурстантлар белән очраштык.
- «Без бергә» республика фестиваленнән соң мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Миңнуллина безгә «Нечкәбил»дә катнашырга тәкъдим итте, - дип уртаклаша Нурисә.
- Без бәйге турында 2021 елда районыбыз данын яклаган Венера Зыятдиновадан ишеткән идек инде. Ирем белән безгә кызык булды, шуңа күрә гариза бирдек. Июнь аенда сайлап алу туры узды, аннары өч айлык әзерлек башланды: без шәҗәрә төзедек, «Музыка яши торган йорт» әкиятен яздык, баннер ясадык һәм «Белем көне»темасына театраль куелыш әзерләдек.
Гайнуллиннар гаиләсендә өч бала үсеп килә, алар һәрнәрсәдә әти-әниләреннән үрнәк ала һәм шулай ук иҗат белән мавыгалар. Олы кызлары Сәидәгә-тугыз, Нәфисәгә - алты, төпчекләре Азаматка ике яшь. Балалар барысы да конкурс сынауларында актив катнаштылар.
- Гаиләбезнең иҗади тормышы аерым бүлмәдә - гаилә студиясендә кайный. Анда микрофоннар һәм балалар белән бергә Зөлфәт җыйган зур булмаган музыка аппараты тора. Хәзер бу аларның кечкенә концерт залы, анда җырлар туа һәм биюләр уйлап табыла.
Чыгышның үзендә Гайнуллиннарга ярдәм-хуплау төркемен Зөлфәтнең апалары Айгөл һәм Зөһрә, җизнәләре Булат һәм Радик тәшкил итте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә алар чыгышның барлык ниятләрен тормышка ашырырга булыштылар.
Конкурс йомгаклары буенча Гайнуллиннар «Гаилә горурлыгы»номинациясендә лауреат булдылар. Ахыргы нәтиҗәләр 29 ноябрьдә, Әниләр көнендә игълан ителәчәк. Дата очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы бәйрәм әлеге конкурсның мәгънәсенә салынган: ана булуның матурлыгын күрсәтү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм гаилә коруның мөҺимлеген тарату.
Аерым бер көн дә
Нуриса белән Зөлфәтнең мәхәббәт тарихы 2016 елда социаль челтәрдә очраклы хәбәрдән башланган. Балык Бистәсендә туып үскән кыз ул чакта Казанда эшләгән. Булачак ире аның социаль челтәрдәге битен күреп ала һәм язарга була.
- Ни өчендер мин аңа ышандым һәм үземнең телефон номерымны бирдем, гәрчә моңарчы беркайчан да алай эшләмәсәм дә, - дип искә ала Нурисә.
Зөлфәт аның янына шәһәргә еш килә иде, һәм тиздән аларның аралашуы тагын да зурракка әверелде. Шул вакыттан бирле парның аерым бер генә көне дә булмады. Кул һәм йөрәк тәкъдимен озак көтәргә туры килми: ярты елдан соң инде гашыйклар туй ясап, Зөлфәтнең туган авылы Олы Карилегә күченәләр. Анда ул биология һәм география укыта, ә вакытлар узу белән мәктәпне җитәкли.
Нуриса «Кынгырау» балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, икенче баласы тугач, Олы Кариле мәктәбенә күчә. Бүген ул Кама Тамагы татар мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшли. 2021 елда гаилә Кама Тамагына күчеп килә, ләкин һәр ял саен туган авылына әйләнеп кайта.
- Барлык бәйрәмнәрне без иремнең әти-әни йортында күпсанлы туганнары арасында үткәрәбез: бергәләп яраткан татар милли ризыкларын әзерлибез һәм күңелле вакыт үткәрәбез.
Менә шундый кечкенә, ләкин күңелле вак-төякләрдән гаилә тормышы төзелә дә инде. Монда да серләр юк. Иң мөһиме, өйдә үзара аңлашу, ышаныч һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, дип саный язмабыз герое.
Нет комментариев