Балык шулпасы фестивале: монда балык бар!
Җәмгыять

Балык шулпасы фестивале: монда балык бар!

Заовражный Каратайда «Кама балык шулпасы» фестивалендә без районыбызда балык кына түгел, ә искиткеч һәм креатив балык шулпасы пешерүчеләр дә барлыгына кабат инандык.

Каматамагылылар һәм районыбыз кунаклары 30 августта Заовражный Каратайда традицион бәйрәмгә - «Идел-Кама» Балык тоту чемпионатына һәм соңгы елларда популяр вакыйгага әверелгән «Кама балык шулпасы» фестиваленә җыелдылар.

Иҗадилык һәм яхшы кәеф

Быел бу көн, Татарстан Республикасы көнендә уза торган Балык шулпасы бәйрәме кебек үк, якты һәм кояшлы булды. Балык пешерүче командалар иртәдән үк Ылгыма елгасының матур ярындагы урыннарны биләделәр, балык шулпасы өчен кирәкле бөтен нәрсәне әзерләделәр һәм ярышларның башлануын түземсезлек белән көтеп алдылар.

Район башлыгы Наил Вазыйхов фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, бишенче ел махсус хәрби операция зонасында көрәшүче яклаучыларыбызны искә төшерде, бүгенге көннең чын геройларын тәрбияләгән ата-аналарга, шулай ук сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтүче район халкына рәхмәт белдерде. Наил Альберт улы югары һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтләре өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылу билгесе буларак, өч каматамагылыга Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертүләре турында таныклыклар тапшырды. Аннары судьялар – Алексей Евстафьев һәм Роман Коваль, һәм «Кама балык шулпасы»нда катнашучы командалар чыгыш ясады. Быел алар 19 иде, һәм аларның һәркайсы үз коллективын тәкъдим итүгә иҗади якын килде. Тамашачылар алдына беренче булып «Мәдәни котелок» дип аталучы мәдәният хезмәткәрләре командасы чыкты, аннан район хакимияте һәм башкарма комитетының «Елга коктейле» командасы тәкъдим ителде. Светлана Никаншина җитәкчелегендәге инвалидлар җәмгыяте бүлекчәсенең рухи мөмкинлекләре чиксез булган командасы һәрвакыттагыча бердәм чыгыш ясады.

Тамашачылар шулай ук үзәкләштерелгән бухгалтерия, Рудник урта мәктәбе, мәгариф идарәсе, Кама Тамагы татар мәктәбе, ГИМС Үзәге инспекторлык участогы, район үзәк хастаханәсе, «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы, газ хезмәте, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ, Кама Тамагы мәктәбе, Кирельский мәктәбе, «Салават күпере» балалар бакчасы, Затон мәктәбе, янгын сүндерү-коткару частенең балык шулпасы пешерүчеләр командаларын алкышлар белән каршы алдылар. Быел ике гаилә командасы – Ганиннар һәм Айсиннар да катнашты. Талантлы артистлар балык шулпасы пешерүчеләрдә һәм тамашачыларда искиткеч кәеф барлыкка китерде, ә табигать матурлыгы учак төтене һәм әзерләнә торган балык шулпасы исләренә уралган бәйрәм рухын гармонияле итеп тагын да тулыландырды.…

Балык шулпасы пешерүчеләр арасында призерлар һәм җиңүчеләр

Конкурсантларның  балык шулпасын һәм балык ризыкларын шеф-повар Роман Коваль бәяләде, аңа иң яхшыларын сайлау шактый авыр булды, чөнки барлык катнашучылар да диярлек аш-суга бик оста булуларын күрсәттеләр. “Ризыкның иң креатив атамасы" Ленар һәм Альбина Айсиннар гаиләсендә булып чыкты, ә иң яхшы «Команда эшен» Кирельский мәктәбе коллективы күрсәтте. «Август – Кама Тамагы» ҖЧҖның "Август Су аналары" командасы «Иң яхшы антураж» булды, Рудник мәктәбе “Иң тиз әзерләнә торган балык шулпасы” номинациясендә җиңүче булды,

Кама Тамагы мәктәбе «Экзотик уха» әзерләгән. «Балыктан иң яхшы ризык» номинациясендә инвалидлар җәмгыяте командасы өченче урын алды, икенче урында - Затон мәктәбе, ә мәдәният хезмәткәрләре җиңү яуладылар.

Быел иң тәмле Кама балык шулпасын пешергән командаларның призлы өчлеге: «Кама балык шулпасы – 2026» фестивале нәтиҗәләре буенча өченче урында-«Акчарлак» спорт -сәламәтләндерү комплексы командасы, икенче урында – Кама Тамагы ГИМС инспекторлык участогы, ә җиңүче булып район үзәк хастаханәсе командасы танылды. Һәм хәзер инде традиция буенча, нәкъ менә алар киләсе елда бар халык өчен 100 литрлы балык шулпасы пешерәчәк һәм фестивальнең барлык кунакларын сыйлаячак.

Шулай итеп, һичшиксез, бер елдан соң балык яратучылар бу матур урында кабат очрашачаклар, чөнки бездә балык кына түгел, балык шулпасы пешерүче чын осталар да бар


Нет комментариев