Күптән түгел социаль челтәрләрдә үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев халыкны гриппка каршы вакцинацияләүгә багышланган туры эфир үткәрде.
Аерым алганда, ул гриппның өзлегүләр белән куркыныч булуын билгеләп үтте, бигрәк тә йөрәк, кан тамырлары, диабет белән авыручылар һәм 2 яшьтән кечерәк балалар өчен.
- Ел саен грипптан 650 гә якын кеше үлә, - диде Ильяс Илдус улы. - Күпләр вакцинациядән баш тартуны прививка ясалган кешеләрнең дә грпп белән авыруы белән дәлилли. Әйе, вакцина алган кеше дә инфекция эләктерергә мөмкин, ләкин аның катлауланулары булмаячак һәм авыру җиңел формада узачак. Моннан тыш, иммунитет формалаштыру өчен вакыт кирәк. Грипп белән авыруның иң югары ноктасы декабрь-февраль айларына туры килә, шунлыктан хәзер үк прививка ясатырга кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә гриппка каршы вакцинация сентябрьдә башлана.
Үзәк район хастаханәсенә грипптан 3230 доза вакцина кайтартылган, октябрь башына 2440 кешегә прививка ясалган. Районда барлыгы 8390 кешегә прививка ясатырга кирәк, шуларның 1570е – балалар.
Гриппны салкын тиюдән ничек аерырга?
Грипп кинәт 39-40°C кадәр югары температура, бизгәк тоту, мускуллар һәм буыннар сызлау, көчле баш авырту белән башлана. Беренче көннәрдә томау булмый. Каты, коры йөткерү беренче көннәрдән үк борчый. Гомуми хәл бик авыр, ятак режимы таләп ителә. Хәтта савыкканнан соң да 2-3 атна хәлсезлек сакланырга мөмкин.
Салкын тию һәм кискен сулыш юллары авыруы вакытында чир 2-3 көн дәвамында әкренләп көчәя, температура 37-38°C, күтәрелмәскә дә мөмкин. Авыруның беренче көннәрендә үк томау төшә. Гомуми халәт – хәлсезлек һәм йокымсырау. Авыру атна дәвамында бара.
Нет комментариев