Осинникида игелек рейды
Җәмгыять

Осинникида игелек рейды

8 октябрьдә Осинникида Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Күңелне җылыта торган җыр» дигән игелек рейды узды.

Рейдның инициаторлары һәм башкаручылары авылның мәдәният хезмәткәрләре – китапханә методисты Любовь Каракова һәм мәдәният йорты мөдире Алевтина Мартьянова, аларга җирле ветераннар советы рәисе Нина Маркина да кушылды.

- Без Чурбанова Валентина Ивановнада булдык, - диде Любовь Владимировна. - Аны котларга, хәлен белергә килдек, чәчәк бәйләме һәм кечкенә бүләкләр тапшырдык.

Валентина Ивановна йортында фотосурәттән безгә аның ике герой оныгы карый. Оныгы Владимир махсус хәрби операциядә, ул мобилизациянең беренче дулкынында 2022 елның сентябрендә чакырылган, бүгенге көнгә кадәр катнаша. Икенче оныгы Николай, 2025 елның 8 августында контракт төзегән, ә 2026 елның 24 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Волонтер кызлар «Закаты алые» җырын башкардылар, ә «Сударушка» ансамбле «За Россию» һәм «Бабье лето» җырлары белән сөендерде.

 -Валентина Ивановнаның күңеле нечкәрде. Ул үзе һәм икенче сыйныфта укучы оныгы турында бераз сөйләде, безне хуш исле чәй белән сыйлады.

Шул ук көнне "Сударушкалар" Фәрит Хәбир улы һәм Рәшидә Хәйретдин кызы Газизовлар гаиләсендә булдылар.

- Өйдә җылы һәм уңайлы. Чәй табыны янында, тормыш-көнкүреш турында сөйләштек. Рәшидә Хәйретдин кызы яшь чагында бергә эшләгән Тәмте хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташларын җылы итеп искә алды. Фәрит Хәбир улы механизаторлар эшен, бигрәк тә эссе урак өстендә, комбайнда эшләгән чакларын искә төшерде. Әти-әниләре, балалары, оныклары турында җылылык белән яратып сөйләделәр.

Газизовларның олы оныклары Рамил хәзер армиядә хезмәт итә. Уңайлы йорт диварларында гаилә фотосурәтләре, ә сервантта пыяла артында - яраткан актерларның фотолары.

Ирле-хатынлы Газизовлар өчен дә назлы җыр яңгырады.

Ә ункөнлекне Өлкәннәр көненә багышланган "Ә йөрәктә яшьлек җыры" дигән бәйрәм кичәсе ачты.

Любовь Каракова язучылар һәм шагыйрьләр Пушкин, Горький, Толстой, Некрасов, Астафьевның үз әбиләре, бабалары һәм няняларына ихтирамлы мөгамәләләре, алар турындагы җылы истәлекләрен мисал итеп китерде, бүгенге көн авторы Николай Загуменовның "Вот и все" бик тәэсирле һәм гадәттән тыш назлы шигырен укыды.

Барлык катнашучылар да бәйрәм өстәле янына чакырылды. Чәй янында кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар, сөйләштеләр, яраткан җырларын җырладылар. Бу кичне кунакларга карата бик күп яхшы сүзләр һәм теләкләр әйтелде.

"Бу зирәклек, озын гомер, көч, энергия бәйрәме. Бу үсеп килүче буынны тәрбияләү, зур тәҗрибә чоры. Мин сезнең барыгызны да котлыйм, чибәрләр, сөйкемлеләр. Көзнең матур бәйрәме", - дип язган социаль челтәрләрдә пьесалар авторы Лилия Болгова.


Нет комментариев