«Торпедочкалар» өйгә яңа форма белән кайтты
Спорт

«Торпедочкалар» өйгә яңа форма белән кайтты

1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр Казанның «Олимпиец» спорт комплексында кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең икенче туры тәмамланды.

 Районыбызның спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар өчен бу ярышлар җитди сынау һәм горурланырга сәбәп булды, чөнки алар иң кечеләре булып чыктылар. Исегезгә төшерәбез, «Торпедочки» икенче турда чыгыш ясау хокукына Буада узган беренче этапта катлаулы көрәштә лаек булды. 

Икенче тур нәтиҗәләре буенча команда дүртенче урынны алды. Кызлар ышанычлы рәвештә Түбән Кама һәм Буа спортчыларын 3:0 исәбе белән җиңде, әмма Казан һәм Яр Чаллы олимпия резервы спорт мәктәпләре вәкилләренә оттырдылар.

Турнирның финал өлешенә чыккан өчен яшь команда оештыручылардан кыйммәтле бүләк – яңа уен формасы һәм «Волар» туплар салынган сумкага ия булды.

Волейбол спорт мәктәбендә нәтиҗәлелеге буенча икенче спорт төре булып тора һәм битараф булмаган тренерлар Алексей Гончаров һәм Радик Зиннәтуллин ярдәме белән актив үсеш ала.

- Яшь тренер Алексей Гончаровның эшен билгеләп үтәсе килә, - диде спорт мәктәбе директоры Эльвира Ильина. - Өч ел эчендә аның шәкертләре республика дәрәҗәсендә генә түгел, Россия дәрәҗәсендә дә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Узган ярышлар – моңа дәлил. Команданың уңышлары индивидуаль дәрәҗәдә дә сизелә: «Торпедочки» капитаны Евгения Николаева волейбол буенча Татарстан җыелма командасына керде. Август аенда ул республика өйрәнү-күнекмә җыеннарында катнашты.

Алдагы ялларда, 10 һәм 11 октябрьдә, «Торпедочкалар» янә мәйданга чыгачак. Бу юлы алар «Акчарлак» спорт комплексында узачак төбәкара турнирда катнашачак.

 

 


Нет комментариев