«Южная Околица» ТИҮнең быел конкурс нигезендә алган грант ярдәмен гамәлгә ашыру кысаларында микрорайонны төзекләндерү буенча беренче чираттагы бурычлар хәл ителә.
- Безнең иҗтимагый үзидарә эшенең төп юнәлешләренең берсе – ТИҮ территориясенә керә торган урыннарны төзекләндерү, - диде «Южная Околица» ТИҮ советы рәисе Татьяна Мозаффарова. - Чүп контейнерлары тирәсен җыештыру, аланда һәм Дуслык урамындагы мәйданчыкта үсентеләр утырту һәм аларны карау, спорт мәйданчыгында һәм аланда үләннәрне чабу, Южная Околицадан бистәнең үзәк өлешенә җәяүлеләр юлы буйлап чүп җыю, ТИҮ территориясендә чәчәк түтәлләре булдыру һәм аларны даими карау. Язын да, җәен дә, көзен дә даими рәвештә өмәләр үткәрелә, ә төзекләндерелгән территория соклангыч урынга әверелә.
Актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ТИҮ бу ел башында чираттагы грантка ия булды, һәм менә күптән түгел, аны гамәлгә ашыру кысаларында, Южная Околица читенә Тукай урамын һәм Гоголь урамындагы контейнер мәйданчыгын төзекләндерү өчен вак таш һәм ком кайтарылды, шуңа күрә микрорайонда яшәүчеләр өчен уңайлырак мохит булдыру өчен барлык көч тә куела, акча да кулланыла.
Шулай итеп, «Южная Околица» ТИҮ советы микрорайонда яшәүчеләр белән бергә үзләренең төп бурычын – биредә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүне хәл итү өчен үз эшләрен дәвам итәләр.
Нет комментариев