Гражданнар оборонасы буенча дәресләр Кама Тамагы мәктәпләрендә узды
Җәмгыять

Гражданнар оборонасы буенча дәресләр Кама Тамагы мәктәпләрендә узды

7 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр районда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре уза.

Аларга кадәр эш киңәшмәсе үткәрелде, анда җаваплы затлар арасында бурычлар бүленде. Өйрәнүләр барышында «Кама Тамагы» полиция бүлеге, «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» АҖ, «Уют» МУП, газ хезмәте, үзәк район хастаханәсе, «Кама Тамагы» ИК, ПСЧ-116, РЭС, РУЭС, ДРСУ, «Бэркут» ҖЧҖ, бердәм диспетчерлык хезмәте, ЦКДОН, МР башкарма комитеты, шулай ук Кама Тамагы, Тәмте һәм Кече Салтык авыл җирлеге.

9 октябрьдә сәгать 11.45 тә хәбәр итү сиреналары кабызылачак. Бу хәбәр итүче системаларның гамәлләрен тикшерү өчен өйрәнү тревогасы.

Өйрәнүләр алдыннан район мәктәпләрендә ачык дәресләр үткәрелде. Гражданнар оборонасы белгече Виктория Кулигина Рудник һәм Кама Тамагы урта мәктәпләрендә зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча ачык дәресләр үткәрде. Өлкән сыйныф укучыларына зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү вакытында коткаручының һөнәри гамәлләрен күрсәттеләр. Шулай ук мәктәпләрдә укучыларны мәктәп бинасыннан куркынычсыз урынга эвакуацияләү дә үткәрелде.

 


Нет комментариев