«Идел таңнары» газетасына язылучыларга редакция бүләкләр әзерләде
Җәмгыять

«Идел таңнары» газетасына язылучыларга редакция бүләкләр әзерләде

6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр «Язылучы ункөнлеге» уза.

Бу көннәрдә сез район газетасына ташламалы бәядән языла аласыз.

Традиция буенча редакция язылучыларыбыз өчен бүләкләр әзерли. Алар беренче ташламалы ункөнлектә катнашучылар арасында уйнатылачак.

Моның өчен 2027 елның беренче яртыеллыгына газетага язылырга һәм хат ташучылар аша безгә квитанциянең фотоларын җибәрергә кирәк. Беренче уйнату 30 октябрьдә узачак.

Без җиңүчеләр янына барып, бүләкләр тапшырырбыз һәм укучыларга сезнең хакта сөйләрбез. Инде ничәнче тапкыр без язылучыларның барысының да искиткеч кешеләр һәм зур хәреф белән язарлык хезмәт ияләре булуына инанабыз. Башкалар да сезнең турыда белергә һәм хәтерләргә тиеш.

Көзге җылы чәй табыны өчен без сезгә 10 кечкенә бүләк әзерләдек. Ул кәнфит савытлары өстәлегездә торсын һәм һәр көн сезнең турыда уйлый торган газетаны искә төшереп торсын.


Нет комментариев