Кама Тамагы юлларында өлкән яшьтәге кешеләр
Җәмгыять

Кама Тамагы юлларында өлкән яшьтәге кешеләр

Өлкәннәр ункөнлеге чорында Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре кисәтү акциясе уздырды.

– Акция хәрәкәттә катнашучыларның иң игътибарга лаек категорияләренең берсен, зыян күрүчеләрне яклауга юнәлдерелгән, - дип хәбәр итте ЮХИ ДБУ белгече Кристина Миңнуллина.

Чаралар кысаларында инспекторлар пенсионерлар белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр, олы яшьтә юл аша чыгу үзенчәлекләренә игътибарны юнәлттеләр. Өлкән гражданнарга машина йөртүчеләрнең үзләрен күрүләрен инанырга кирәклеген искә төшерделәр һәм яктылыкны кире кайтара торган брелоклар тапшырдылар.

Машина йөртүчеләргә дә аерым игътибар бирелде: өлкән җәяүлеләр янына якынлашканда сак булырга өндәделәр, чөнки өлкәннәр, яшь үзечәлекләре сәбәпле, юл вәзгыятьләренә тиз генә илтифат итмәскә мөмкин.


Нет комментариев