Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 14 август 2012 яңалыклары

    • 14 август 2012 - 09:27
      Соципотеканың яңа шартлары
      Татарстанда фатир алып, соципотека программасында катнашучылар хәзер аларны милеккә рәсмиләштерә ала. Элек бу ТР Дәүләт торак фонды белән тулы исәп-хисап ясаганнан соң гына мөмкин иде. Үзгәртелгән шартлар ипотека алучыларга, беренчедән, салым чигерүләренә, икенчедән, ана капиталын ДТФ алдындагы бурычын капларга мөмкинлек бирә.
      269
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:22
      Пенсионерлар тырышлыгы
      Комаров урамындагы күп фатирлы торак йорт территорияләрен комиссия тикшерүеннән соң халыкның үз ишек алларын төзекләндерү мәсьәләсенә ничек караулары ачыкланды.
      269
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:21
      Ветераннар читтә калмады
      Республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе старт алды дип язган идек инде. Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ирания Сәгъдиева редакциягә шалтыратып, куанычлы хәбәре белән уртаклашты. «Балаларга ярдәм итәргә авыллардагы ветеран советлары да кушылды. Беләсезме, Олы Карамал, Бәрлегуҗада өйләргә үзе йөреп Энҗекәй Галимова (3720 сум), Олы Кариледән Ирек Гатин (4350), Кече...
      424
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:13
      Икмәк булса - җыр да була
      Кызу урак өстендә тир түгүче игенчеләрнең хөрмәтенә кырларга чыгып концерт кую матур традициягә әверелде.
      350
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:12
      Кыр эшләре барышы
      Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә 21588 гектар мәйданнан ашлык җыеп алынган, бу планның 79 процентын тәшкил итә. Кичә 1349 гектар мәйданда игеннәр җыелган. Бу эш планына туры килә. Барлык мәйданның Ленин исемендәге хуҗалыкта 81 процент, «Кама Тамагы» АХПда 79, Олы Кариледә 33 процент икмәк...
      294
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:11
      Эш эзләп ярминкәгә
      Узган атнада мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Эш эзләп бирегә 100дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Вакантлы урыннарны «Фоника Гипс», «Кама Тамагы коммуналь челтәрләр» ААҖ, «Кама Тамагы" АХП, кулланучылар җәмгыяте актив тәкъдим итте. 11 кеше өстәмә әңгәмәгә чакырылды.
      289
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:10
      1 сентябрьгә бүләк
      21 августта музык мәктәбе бинасында 1 сыйныфка баручыларга яңа мәктәп букчалары һәм спорт формасы тапшырылачак. "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче 35 малай һәм кызга район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре бүләкләр бирәчәк. Шулай ук акция кысаларында 2-11 сыйныф укучыларына да ярдәм күрсәтеләчәк.
      280
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:09
      Утрау ачылышына
      Узган дүшәмбедә районда яшәүчеләр хакимият, яшьләр бүлеге, спорт мәктәбе, китапханә һәм музей хезмәткәрләре эшче делегация составында Свияжск утравында булдылар. Район вәкилләре республиканың башка районнарыннан килүчеләр белән бергә анда утрау ачылышына чәчәк түтәлләре әзерләде.
      283
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:09
      Почтага өстәмә түләү
      1 августтан РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, ТКХ өчен почтага түләү процессына ачыклык кертелде. Счет-фактураларга комиссия суммасы хәзер кертелми, ә ул сумманы почтада алачаклар комиссия түләүләрнең 1 процентын тәшкил итә, әмма 15 сумнан ким түгел.
      301
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:08
      Тарихка кайтып
      Шимбә көне Мария Любимцева җитәкчелегендә ТРдагы «Росгосстрах» ООО филиалы Кама Тамагы штп Агентлыгыннан егермедән артык хезмәткәр Болгарга барып кайтты. Алар кызыксынып Болгар шәһәрчегенең тарихи-археологик һәйкәлләрен, музей экспонатларын, танылган рәссамнар күргәзмәсен карадылар. Шулай ук бүгенге көндә археологик казылмалар алып барылучы урын һәм икмәк музеенда булып, экскурсиядән бик канәгать калдылар.
      310
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:06
      Кыр батырлары бүләкләнде
      Урак - 2012 уңышын җыеп алуда кыр батырларын бүләкләү дәвәм итә. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев 6 августтан 8 августка кадәр 352 тонна ашлык суктырган "Кама Тамагы"АХПның Сөйки бүлекчәсе комбайнчысы Виталий Григорьевка күчмә флаг тапшырды. "Кама Тамагы" АХП комбайнчылары Әхмәт Вәлиев (205 тонна) һәм Данил Төхвәтуллин да (157 тонна) бүләккә...
      296
      0
      0
    • 14 август 2012 - 09:00
      Эш һәр җирдә оештырылган
      Терлекләрне җәйләүләрдә асрау төгәлләнеп килә. Сентябрь аенда аларны ярымабзарларда асрауга, соңрак абзарларга күчерергә кирәк. Шуңа күрә хәзер кышка вакытында һәм сыйфатлы әзерләнү мөһим.
      305
      0
      0
    Реклама