Икътисад рубрикасы буенча яңалыклар
-
Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 2024 елда 23 мең сумнан артачак
Россия парламентының Түбән палатасына эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү турындагы закон проектын карауга керттеләр.
-
Россиядә 1 сентябрьдән пенсияләр арта
Россиядә яшәүчеләрнең кайбер категорияләренә керүчеләрнең сентябрьдә пенсияләрен индексациялиләр. Бу турыда «Прайм»га Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сөйләде.
-
1 майдан кемнәргә пенсия артачагын аңлаттылар
Россиядә кайбер категориягә керүче кешеләргә пенсия арта. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Сәүдә-сәнәгать палатасы Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сөйләде. РИА Новости шул хакта яза.
-
Торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 2024 елның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәк
Россия Президенты Владимир Путин якындагы ел ярым эчендә ЖКХ тарифларында зур үзгәрешләр булмаячагын вәгъдә иткән.
-
Белгеч пенсиягә өстәмә акчаны кайчан туплый башларга кирәклеген аңлатты
Пенсиягә чыкканнан соң яхшы яшәү өчен яшьтән үк акча тупларга кирәк. Бу хакта «БКС Мир инвестиций» фонд базары буенча эксперт Валерий Емельянов сөйләде. Бу хакта «Труд» хәбәр итә.
-
Министрлык Татарстанда хезмәт хакы бер ел эчендә 17 процентка артуын хәбәр итте
Ел башында Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 50,2 мең сум исәпләнә, ул бер ел эчендә 17 процентка арткан.
-
Владимир Путин 2023 елга Россиядәге минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде
2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) аена 16 242 сум тәшкил итәчәк.
-
Татарстан халкына агач йортлар сатып алу өчен субсидия бирәчәкләр
Россия Хөкүмәте агач йортлар сатып алуга ташламаны субсидиялиячәк. Агач йорт төзүчеләргә субсидияләр бирү өчен ел саен кимендә 300 млн сум акча юнәлдереләчәк.
-
Россиядә бәяләр артуы көтелә
Яңа ел якынлаша, ә бу кайбер товарларга бәяләр өскә күтәрелә дигән сүз. Бу хакта «Прайм» басмасына дәүләт һәм муниципаль финaнслар кафeдрлары доценты Мария Долгова сөйләде.
-
Мобилизация чоры хезмәт һәм пенсия стажына кертеләчәк
Хезмәт һәм пенсия стажы өлешчә мобилизация кысаларында өзелмәячәк. Бу хакта РФ хөкүмәтендә узган брифингта хезмәт һәм социаль яклау министрының урынбасары Ольга Баталинага сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.
-
Октябрь аенда акчага бәйле үзгәрешләр көтелә
Киләсе айда үз көченә керәчәк законнарның күпчелеге акчага бәйле.
-
Декабрьдән Россиядә газ һәм электр энергиясенә тарифлар арта
1 декабрьдән Россиядә газ һәм электр энергиясенә тарифлар артачак. Халык өчен дә, предприятиеләр өчен дә арту күләме бер үк булачак – 8,5 процент һәм 9 процентка. Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
-
Татарстанда тавык йомыркасы кыйммәтләнгән, ә яшелчә һәм җиләк-җимешләр арзанайган
Татарстанда кайбер җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәя төшкән, әмма тавык йомыркасы һәм көнбагыш мае кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
-
Татарстанда инде икенче атна рәттән бензин бәясе арта
Узган атнада, 15-22 августта, Татарстанда барлык маркадагы бензинның да бәясе күтәрелде. Бензин хакы җәйге тотрыклылыктан соң инде икенче тапкыр арта. Татарстанстат шул хакта мәгълүматлар урнаштырган.
-
Татарстанда бәрәңге һәм кәбестә арзанайган
Татарстанда бер атна эчендә бәрәңге һәм кәбестә 7 процентка арзанайды. Татарстанстат шундый мәгълүматлар чыгарды.