Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Татарстанда инде икенче атна рәттән бензин бәясе арта

Узган атнада, 15-22 августта, Татарстанда барлык маркадагы бензинның да бәясе күтәрелде. Бензин хакы җәйге тотрыклылыктан соң инде икенче тапкыр арта. Татарстанстат шул хакта мәгълүматлар урнаштырган.

Әйтик, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бәясе, күрсәтелгән чорда литры 2 тиенгә артып, 45,96 һәм 49,34 сумга, ә АИ-98 маркалы бензинның хакы 83 тиенгә күтәрелеп, 59,61 сумнан 60,44 сумга җиткән.

Шул ук вакытта, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бәясе хәзерге вакытта барыбер 2022 ел башындагыга караганда арзанрак. Әйтик, декабрь ахырында АИ-92 маркалы бензинның литры – 45,98, ә АИ-95 бензины 49,51 сум тора иде.

Күрсәтелгән чорда дизель ягулыгының бәясе элеккечә (литры – 52,41 сум) калган.

Шунысын да искәртик: экспертлар тиздән бензин бәясе арзанаячагын әйтә. Моны алар санкцияләр аркасында чит илләргә ягулык сатуда кыенлыклар барлыкка килү аркасында ил эчендә аның запасы күбәюгә бәйләп аңлата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев