Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Татарстан халкына агач йортлар сатып алу өчен субсидия бирәчәкләр

Россия Хөкүмәте агач йортлар сатып алуга ташламаны субсидиялиячәк. Агач йорт төзүчеләргә субсидияләр бирү өчен ел саен кимендә 300 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен, төзүчеләргә берничә таләпне үтәргә кирәк. Шулар арасында:

– җитештерү куәтләренең Россиядә булуын раслау;

– агач йорт комплектларына куелган прайс (бәяләр) булу;

– сатып алучы белән ташламаны килешүдә раслау.

Субсидия заводта җитештерелгән 3,5 млн сумлык әзер агач комплектларга кагылачак. Шул ук вакытта эшмәкәрләр сатып алучыларга йорт бәясенә 10 проценты ташлама тәкъдим итәргә тиеш.

– Мондый ярдәм чаралары, гамәлдә булган карарлар белән берлектә, кешеләргә үз торакларын булдыру өчен күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк. Шулай ук бу завод җитештергән агач йортларга булган ихтыяҗны, эш урыннарын һәм производстволарда мәшгульлекне саклап калачак, – ди бу җәһәттән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев