Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Авыл хәбәрләре

Октябрь сөте Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә малларны кышкы абзарларда асрау дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Кама Тамагы» АХПда һәм Ленин исемендәге хуҗалыкта кичәге көнгә бер сыердан уртача көнлек савым 8,5әр килограмм тәшкил итә. Беренче авыл хуҗалыгы предприятиесендә әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда...

Октябрь сөте

Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә малларны кышкы абзарларда асрау дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Кама Тамагы» АХПда һәм Ленин исемендәге хуҗалыкта кичәге көнгә бер сыердан уртача көнлек савым 8,5әр килограмм тәшкил итә. Беренче авыл хуҗалыгы предприятиесендә әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 0,3 килограммга артык, икенчесендә - 2,6 килограммга. «Олы Кариле» ААҖда бер сыердан 7,9 кг сөт савып алалар.

Язга әзерләнәбез

Районның барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә киләсе елда язгы кыр эшләрендә катнашачак техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлыйлар.

Тулаем район буенча, СЗ-3,6; СЗП-3,6; СЗТ-3,6 маркалы чәчкечләр ремонтлыйсы бар. Моннан тыш, КПС-4 маркалы 79 культиватор һәм 2599 тырма тазартасы. Кичәге көнгә 15 чәчкеч, 27 культиватор һәм 602 тырма төзекләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев