Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 23 октябрь 2012 яңалыклары

    • 23 октябрь 2012 - 10:10
      25 октябрь - Корбан бәйрәме
      Астрономик обсерваториянең фәнни тикшеренүләре нигезендә, мөселман илләрендә, дини мәктәпләр килешүе белән (Татарстан мөселман Диния нәзарәте шуларга таянып эшли), ТР казыйлар Советы исәпләвенчә, ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның беренче көне- 2012 елның 16 ноябре, ә Корбан бәйрәменең беренче көне-25 октябрьгә туры килә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Корбан бәйрәме- 2012 елның 25...
    • 23 октябрь 2012 - 09:24
      Корбан бәйрәме белән!
      Хөрмәтле каматамагылылар! Сезнең барчагызны да Корбан бәйрәме белән ихластан котлыйм. Әлеге бөек бәйрәм күңелләрдә аерым хисләр уята. Якыныңа ярдәм итүче дә, әлеге ярдәмне алучы да шатлык хисе кичерә, чөнки шәфкатьлелек дөньяда игелеклелек санын арттыра. Корбан бәйрәме кешеләрне берләштерә, аларга рухи берлекне, үзара ярдәмләшүне тоярга ярдәм итә. Бу көннәрдә мөселманнар бер-берсенә...
    • 23 октябрь 2012 - 09:21
      Сезне мөбарәк Корбан бәйрәме белән!
      Әссәләмү-галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Бисмилләһиррәхмәнир-рахим. Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне мөбарәк Корбан бәйрәме белән үз исемемнән һәм җөмһүриятебез, районыбыз имамнары исеменнән тәбрик итәм. Корбан гаете көнендә укылган намазларны, гыйбадәтләрне, гамәлләрне һәм чалган корбаннарны кабул әйләсен! Әлхәмдуллилаһ Аллаһы Тәгалә безгә көч, куәт, сәламәтлек бирде. Шушы сәламәтлегебез, көч-куәтебез бәрәкәтендә хәләл булган малга...
    • 23 октябрь 2012 - 09:19
      Корбан чалу - фарыз гамәл
      Корбан нәрсә ул? Гарәп телендәге мәгънәсе ягыннан "корбан" сүзе "карубә" фигыленнән килеп чыккан һәм "нәрсәгә дә булса якынлашу" мәгънәсенә ия. Ислам буенча корбан чалу - эре һәм вак мөгезле терлекне Аллаһының ризалыгы өчен бәйрәм көннәрендә корбан чалу. Корбан чалу кемгә тиешле? Корбан гаете көннәрендә корбан терлеген сатып алу мөмкинлеге булган...
    • 23 октябрь 2012 - 09:12
      Паспорт алдылар
      Ел башыннан районның паспорт-виза хезмәте һәм миграция идарәсе 728 Россия паспорты тапшырган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5кә азрак. 152 кеше (узган елда - 164) беренче тапкыр РФ гражданы паспорты алган. 746 кеше яшәү урынында теркәлгән, 149 кеше - вакытлыча.
    • 23 октябрь 2012 - 09:08
      «Яшел рекорд»
      Республикада «Яшел рекорд» акциясе старт алды. Күп кенә предприятие, оешма һәм учреждение коллективлары шәһәр һәм авыл урамнарына агач утыртуда катнашты. Әлеге акция кысаларында «Татмедиа» ААҖ филиаллары арасында «Идел таңнары» («Волжские зори») газетасы редакциясе коллективы үзенә беркетелгән территориядә төрле төрдәге 20 агач утыртты. Сентябрьдә Туфан Миңнуллин музее территориясендә авылара үзәк китапханә...
    • 23 октябрь 2012 - 09:07
      Ягулыкка бәя артты
      17 октябрьдән бензин һәм дизель ягулыгына түбәндәге бәяләр билгеләнде. АИ-80 60 тиенгә артып 25 сум 90 тиен, АИ-92 - 90 тиенгә артып 27 сум 90 тиен, АИ-95 80 тиенгә артып 30 сум 20 тиен булды. Дизель ягулыгы 28 сум 90 тиеннән сатыла.
    • 23 октябрь 2012 - 07:46
      Һәр йортка - су
      Сөйкидә авыл урамнарына суүткәргеч челтәре салу эше дәвам итә. Авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова әйтүенчә, су булмаган Гагарин урамына линия сузу эше бара. Хәзер һәр йортка су керәчәк. Эш хуҗалык алымы белән алып барыла, анда авыл халкы актив катнаша. Траншея казу өчен шәхси тракторы булган эшмәкәрне яллаганнар, аңа эш хакы...
    • 23 октябрь 2012 - 07:39
      Авыл хәбәрләре
      Октябрь сөте Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә малларны кышкы абзарларда асрау дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Кама Тамагы» АХПда һәм Ленин исемендәге хуҗалыкта кичәге көнгә бер сыердан уртача көнлек савым 8,5әр килограмм тәшкил итә. Беренче авыл хуҗалыгы предприятиесендә әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда...
    • 23 октябрь 2012 - 07:32
      Дустанә очрашу
      Район яшьләр эше, һәм спорт бүлеге «Пенсионерлар союзы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә район территориясендә яшәүче пенсионерлар белән мәдәни-массакүләм оештыру буенча зур эш алып бара. Өлкән яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар арасында ел саен спорт турнирлары үткәрү матур гадәткә әверелде. 18 октябрьдә бу максаттан «Акчарлак» спорт-савыктыру комплексында спортның тугыз...
    • 23 октябрь 2012 - 07:29
      Инвалидларны социаль яклау турындагы закон положениеләре
      "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы 1995 елның 24 ноябрендәге Федераль законны саклауга прокурор күзәтчелеге барышында 2011 елда инвалид балаларга тернәкләндерүдә индивидуаль программалар нигезендә кием, подгузник, памперс төрендә тернәкләндерүнең техник чаралары вакытында бирелмәгән.
    • 23 октябрь 2012 - 07:17
      Тарихны онытмаска иде
      Дәвамы Мин барып комганнан азрак су эчтем дә, сайгакка менеп иске печәннәр өстенә яттым һәм йокыга да киттем. Әмма тыныч кына йоклап булмады. Төшемдә һаман мине куалар, мин һаман качам икән. Тик шулай да мин озак йоклаганмын. Уянганда кояш баеп, караңгы төшә башлаган иде инде. Мине әни эзләгән булган, әмма...
    • 23 октябрь 2012 - 07:13
      Явызлыкны бергәләп бетерик
      Узган дүшәмбедә "2012 елның 9 аенда Кама Тамагы муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшчәнлеге һәм бу эшнең перспективалары" мәсьәләсе буенча иҗтимагый оешма һәм массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде.
    Реклама