Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Иртә ачыклау – вакытында дәвалау

Диспансерлаштыру - төрле авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен халыкка даими медицина күзәтүе үткәрү. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елгы 1006 Н карары нигезендә 21 яшьтән узган халык диспансерлаштыру үтәргә тиеш, ул ике еллык ара белән үткәрелә, ягъни 3 елга 1 тапкыр. Инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы...

Диспансерлаштыру - төрле авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен халыкка даими медицина күзәтүе үткәрү.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елгы 1006 Н карары нигезендә 21 яшьтән узган халык диспансерлаштыру үтәргә тиеш, ул ике еллык ара белән үткәрелә, ягъни 3 елга 1 тапкыр. Инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затлар кайсы елда тууларына карамастан, диспансерлаштыруны ел саен үтә.
Бу чараның әһәмиятлеген дә онытмаска кирәк. Диспансерлаштыру "миңа кагылмый" дип яшәүчеләргә дә үз сәламәтлекләренә игътибар бирергә мәҗбүр итә, кирәк булганда табиблар вакытында нәтиҗәле дәвалау билгелиләр.
Бүгенге көндә диспансерлаштыру медицина тикшерүенең 11 төрен эченә ала. Болар 39 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнар өчен күз басымын үлчәү, кан басымын үлчәү, кандагы холестерин һәм глюкоза (шикәр) дәрәҗәсен билгеләү, 50 яшьтән узган ир-атларга специфик онкомаркер дәрәҗәсен билгеләү, хатын-кызлардан мазок алу, кан һәм сидек анализы, күкрәк читлегенә флюорография, электрокардиограмма, маммография (39 яшьтәш узган хатын-кызлар өчен), корсак куышлыгына УЗИ (39 яшьтән узганнарга), невролог, терапевт тикшерүе һ.б.
Кирәк булган башка белгечләр белән өстәмә консультация билгеләнә һәм диагностикаларның заманча методлары белән лаборатор-инструменталь тикшерү үткәрелә.
Диспансерлаштыру вакытында районда 3300 кеше медицина тикшерүе үтәргә тиеш. Бүгенге көнгә 1074 кеше тикшерелгән. Район үзәк дәваханәсе мәгълүматларына караганда, 492 хатын-кыз маммография узган. 68 очракта сөт бизләре патологиясе ачыкланган, шуның 6 очрагында онкопатологиягә шик бар. Алар дәвалану өчен онкология диспансерына җибәрелде. Шуның икесенә операция ясалган инде.
50 яшьтән узган ирләргә специфик онкомаркер дәрәҗәсенә 250 тикшерү үткәрелгән. 17 очракта норманы узу очрагы ачыкланган, 8 кеше онкология диспансерына консультациягә җибәрелгән, калганнары чиратка куелган.
Кирәкле һәм әһәмиятле тикшерүләрнең югарыда китерелгән нәтиҗәләреннән күренгәнчә, куркыныч авыруның башлангыч стадиясен медицина тикшерүе үтмичә белү мөмкин түгел. Ә авыруны иртә диагностикалау һәм дәвалау сәламәтлекне генә түгел, кеше гомерен дә саклап калырга мөмкинлек бирә.
Диспансерлаштыру - сәламәтлекне, эшкә сәләтлелекне саклап калырга һәм ныгытырга ярдәм итә, гомерне озайта.
Агымдагы елда шушы елларда туганнар диспасерлаштыру үтәргә тиеш:
1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920, 1917, 1914.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев