Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 3 октябрь 2013 яңалыклары

    • 3 октябрь 2013 - 09:10
      Хорлар көрәше
      Гадәттә октябрь башында өлкән буын кешеләрен хөрмәтлиләр. 10 октябрьдә «Акчарлак» СОКта өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Кама Тамагы, затон һәм башка җирлекләр үзешчән артистлары катнашачак «Хорлар көрәше» үткәрелә.
      404
      0
      0
    • 3 октябрь 2013 - 09:09
      Ачылышка чакырабыз
      Районыбызда һәм читтә яшәүче кадерле дин кардәшләребез! Сезне 11 октябрь көнне сәгать 11.00дә яңа мәчет ачылу тантанасына чакырабыз. Кама Тамагы штп Гагарин ур, 5. Ачылыш тантанасыннан соң җомга намазы укылачак.
      594
      0
      0
    • 3 октябрь 2013 - 09:08
      Туучылар саны арта
      Соңгы алты елда районда үлүчеләр санының туучылар саныннан артып киткән очрагы теркәлмәгән. МР башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, сентябрьдә 25 бала туу, 20 үлем очрагы теркәлгән. Узган елның сигез ае белән чагыштырганда быел 35 бала күбрәк туган.
      371
      0
      0
    • 3 октябрь 2013 - 09:06
      Иртә ачыклау – вакытында дәвалау
      Диспансерлаштыру - төрле авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен халыкка даими медицина күзәтүе үткәрү. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елгы 1006 Н карары нигезендә 21 яшьтән узган халык диспансерлаштыру үтәргә тиеш, ул ике еллык ара белән үткәрелә, ягъни 3 елга 1 тапкыр. Инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы...
      522
      0
      0
    • 3 октябрь 2013 - 07:20
      Исәнме, яшь буын!
      Иң җылы, иң рәхмәтле бәйрәмнәрнең берсе- укытучылар көне килеп җитте. Бер генә булса да яраткан укытучысы булмаган кеше юктыр, мөгаен. Шәхес, характер тәрбияләүдә 11 ел берәү өчен дә сизелмичә узмыйдыр. Һәм шушы еллар дәвамында укучылар янәшәсендә укытучы бара. Бүген районда 280 укытучы эшли. Аларның күбесе югары калификация категориясенә ирешкән, грамота...
      471
      0
      0
    Реклама