Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Криминал

Урлашканы өчен җәзасын алды

Район прокуратурасы 17 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК 158 маддәсендә күздә тотылган җинаять (урлашу) кылуда гаепле дип табылды. Суд балигъ булмаган егетнең узган елның июненнән октябрьгә кадәр район территориясендә 6 урлау фактын раслаган. Мәсәлән, июньДә яшүсмер тагын ике кеше белән берлектә "КамаТамагы" АХП...

Район прокуратурасы 17 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК 158 маддәсендә күздә тотылган җинаять (урлашу) кылуда гаепле дип табылды.

Суд балигъ булмаган егетнең узган елның июненнән октябрьгә кадәр район территориясендә 6 урлау фактын раслаган. Мәсәлән, июньДә яшүсмер тагын ике кеше белән берлектә "КамаТамагы" АХП территориясеннән сыер һәм бозау урлый Июльдә исә авылларның берсендә кеше яшьтәге бала белән сөйләшеп, «Рено-Дастер» автомобиле салоныннан банк картасын урлый, аннары банкоматтан акча алырга маташа. Августта танышлары йортыннан 45 мең сумлык алтын бизәнү әйберләре урлый. Әмма ул PIN-кодны белмәгәнлектән башлаган эшен ахырына җиткерә алмый. Шул ук көнне "Аида" матурлык салонына кереп DVD-плеер һәм DVD-дисклар урлый. Балигъ бумлаучы үз гаебен тулысынча таныды. Җәза билгеләгәндә суд хөкем ителүченең тискәре характерлануын, белем алудан качып йөрүен, әти-әнисе йортыннан үз иреге белән чыгып китүен һәм сукбай тормыш рәвеше алып баруын исәпкә алды. Суд балигъ булмаганныҗәза бирүдән азат итеп, аны 18 яше тулганчы мәгариф идарәсенең ябык типтагы махсус учреждениесенә урнаштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев