Криминал рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында сигез кеше һәлак булган
Мәктәптән шәһәр хастаханәләренә 21 кешене озатканнар, шуларның унсигезе – балалар.
-
Кама Тамагының 1 нче номерлы “Салават күпере” исемендәге балалар бакчасында “Яз –Нәүрүз” бәйрәмен үткәрү традициягә әйләнде
Быелгы бәйрәмдә ике зурлар ("А"һәм "В") төркеменә йөрүче татар балалары катнашты.Ә нинди бәйрәм соң ул, Нәүрүз? Нәүрүз ул - Яңа ел,яңа көн дигән сүз.Элек кешеләр яңа елны кыш көне түгел,ә менә Кыш бабай китеп,яз ае тугач - Нәүрүз килгәч,бәйрәм иткәннәр.Бу бәйрәмгә өйдән өйгә йөреп,тәм -томнар җыйганнар: он, май йомырка, ит,төрле...
-
68 яшьлек әби 20 ел дәверендә 10 кешене үтергән һәм һәр адымын көндәлегенә язып барган
68 яшьлек әби 20 ел дәверендә 10 кешене үтергән һәм һәр адымын көндәлегенә язып барган 20 ел дәвамында "убырлы карчык" кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган. Тамара исемле әбинең якынча корбаннары арасында - ире, 79 яшьлек пенсионер ханым Валя. Күптән түгел иренең туракланган гәүдәсен аның йорты янындагы түтәлдән казып алганнар. Үтерүче...
-
Казан янындагы бакчачылык җәмгыятендә ике кешене атып үтергәннәр
Җинаять якшәмбе көнне кичке сәгать11ләр тирәсендә "Лагерная" бакчачылык җәмгыятендә булган. Бу хакта хокук сагындагы чыганакларына таянып, KazanFirst хәбәр итә. Ике ир-атның мәетен җирле кешеләр бакча йортларының берсендә табып алган. Шунда ук гильза һәм ау мылтыгы да табып алынган. Беренчел фаразлар буенча, аларга шул кораллардан аткан булулары ихтимал. Кайбер фаразлар буенча,...
-
Буа районында 24 яшьлек егет атылып үлгән
Әлеге фаҗига узган атнада булган. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенә кичкә таба мәрхүмнең Кыят авылында яшәүче әнисе хәбәр итә. Ул улының ау мылтыгыннан атылып үлүен җиткерә. Вакыйга урынында полициянең участок вәкиле тикшерү алып бара. Аның нәтиҗәсендә егетнең үләр алдыннан бернинди дә язу калдырмавы һәм коралның үз исеменә рәсмиләштерелгән булуы...
-
Казанда 15 яшьлек малай пычак белән кызларга һөҗүм иткән
Казанның Вахитов районы тикшерү бүлеге тарафыннан тупланган дәлилләр хөкем карары чыгарырга суд өчен җитәрлек, дип табылды. Шулай итеп, 15 яшьлек үсмер РФ Җинаять кодексының 162 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча гаепле дип табылды. Әлеге хәл быелның 19 февралендә була. Казанда үсмер малай кибет янында торган 11 яшьтәге ике кызны...
-
Буада казанлылар чит ил машинасында ике егетне урлыйлар
Буада казанлылар "Семейный Бум" сәүдә үзәге территориясендә ике егетне урылый һәм аларны билгесез юнәлештә алып китә.Бу хакта buinsk-tat.ru. хәбәр итә. Егетләрне алдагы көнне кичен урлыйлар. Төнге сәгать 11 тирәсендә бер егетнең әнисе бу хакта полициягә хәбәр итә. Әлеге хатын сүзләренә караганда, аның улы дуслары янына чыгып китә. Соңрак әтисенең кәрәзле...
-
Әтисе кызын урлаган
Ир белән хатын 2013 елның август аенда ук аерылышкан булган. Хатын биш яшьлек кызын алып вакытлыча Санкт-Петербургка киткән. Әмма аны элеккеге ире эзләп тапкан. Баланы алып ул билгесез тарафка китә. Быел март аенда полиция хезмәткәрләре ирне кызы белән Казанда табалар һәм баланы әнисенә кайтаруда ярдәм итәләр. 27 июньдә хатын баласы...
-
65 яшьлек ир-атның гәүдәсе өч ай буе паркта асылынып торган
65 яшьлек ир-атның мәетен шәһәр паркында табалар. Түбән Кама паркында асылынып торучы ир-атның гәүдәсен очраклы рәвештә узып баручылар күрә һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәләр. Агачта асылынган ир-ат биредә яшәүче булып чыга. Алдан фаразлаулар буенча ул үз-үзенә кул салган. Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
17 яшьлек кызга урлаша белмәве аркасында җинаять эше кузгатылган
Чистайдагы 17 яшьлек кызга урлаша белмәве аркасында җинаять эше кузгатылган. Ул кибеттән яңа күн сумка, джинс чалбар һәм туфли чәлдереп чыккан. Киштәдәге әйберләр югалуын сизеп алган сатучылар тизрәк хокук сакчыларын чакырта. Тикшерү барышында кибет киштәсендә иске сумка табып алына. Ә аның эчендә карак кыз исеменә иминият таныклыгы да була. Безнең...
-
Лениногорскида бер хатын иренә пычак кадаган
13 июльдә кичке сәгать алтыда үзәк хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә корсагында кадау-кисү ярасы булган 36 яшьлек ирне китерәләр, аның бавырына да зыян килгән булып чыга. Тикшерү барышында ирнең 29 яшьлек хатынын тоткарлыйлар. Алар аерылышкан, бер көнне очрашып бергә аракы эчәләр, арада бәхәс чыгып, хатын пычакка ябыша. Аңа карата җинаять эше...
-
Дошманнары юк, ә кемдер ут төрткән
Бүген иртәнге 4 тә берәү подъезд янындагы машина януын күреп алып, янгын сүндерүчеләрне чакырта. «Лада Калина Спорт» машинасы яна торган була. Утны тиз арада сүндерәләр. Ә менә автомобиль янында калган дәлилләр - бензиннан бушаган сыешлык белән шырпы машинага ут төртүләре хакында сөйли. Бу хәл Чаллыда була. 2013 елгы машина хуҗасы...
-
Яңа туган баланы үз ишегалларына күмеп куйганнар
Әти-әнисе тереләй күмеп куйган бала гаиләдә көтеп алынган булмаган. Әрмәнстан гражданины белән Кукмарадан килгән ханым Алабуга районы Костенеево авылында үз ишегалларында сабыйдан котылу юлын тапкан. Бу хакта полициягә ир үзе хәбәр иткән. Хатыны белән талашканнан соң, ул берничә ел элек балалары тууы һәм аны тереләй күмеп куюларын сөйләп биргән. Әлмәт...
-
Казанда дача йортларына ут төртеп бер ханы үч ала
Казанда суд "Речник" бакчачылык ширкатендә дача йортлары һәм мунчаларга ут төртүдә гаепләнгән 39 яшьлек Гүзл Козыревага хөкем карары чыгара. Хөкемгә тартылган ханым мунчаларына ут төртеп, күршеләр - пенсионерлардан үч ала. Янгын салган зыян 400 мең сумнан артык тәшкил итә. Ут төртүчене бакчачылык ширкатендә патруль оештырган дачниклар ярдәмендә тоталар. Әле җитмәсә...
-
Татарстан юлындагы һәлакәттә 4 кешенең берьюлы гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте М-7 федераль трассасында - Казан янында була. Трассада "КамАЗ" йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле булган, хәтта авыр йөк машинасы да ауган, ә һәлакәт аркасында җиңел автомобиль тимер өеменә әйләнгән. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, җиңел машинада бер кеше дә исән калмаган. Һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча...