Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Криминал

Казанда дача йортларына ут төртеп бер ханы үч ала

Казанда суд "Речник" бакчачылык ширкатендә дача йортлары һәм мунчаларга ут төртүдә гаепләнгән 39 яшьлек Гүзл Козыревага хөкем карары чыгара. Хөкемгә тартылган ханым мунчаларына ут төртеп, күршеләр - пенсионерлардан үч ала. Янгын салган зыян 400 мең сумнан артык тәшкил итә. Ут төртүчене бакчачылык ширкатендә патруль оештырган дачниклар ярдәмендә тоталар. Әле җитмәсә...

Казанда суд "Речник" бакчачылык ширкатендә дача йортлары һәм мунчаларга ут төртүдә гаепләнгән 39 яшьлек Гүзл Козыревага хөкем карары чыгара. Хөкемгә тартылган ханым мунчаларына ут төртеп, күршеләр - пенсионерлардан үч ала.

Янгын салган зыян 400 мең сумнан артык тәшкил итә. Ут төртүчене бакчачылык ширкатендә патруль оештырган дачниклар ярдәмендә тоталар. Әле җитмәсә Козырева җинаять өстендә тотыла - аның үзе белән ягулык сыеклык салынган шешә, резин перчатка һәм ике чүпрәк була.

Хөкем ителүче гаебен өлешчә генә таный, мунча гына ут төртүен әйтә. Суд Козыреваны 2 елга колониягә хөкем итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X