Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында сигез кеше һәлак булган
Мәктәптән шәһәр хастаханәләренә 21 кешене озатканнар, шуларның унсигезе – балалар.
Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында сигез кеше (аларның җидесе – бала, берсе – укытучы) һәлак булган.
Мәктәптән шәһәр хастаханәләренә 21 кешене озатканнар, шуларның унсигезе – балалар, аларның барысы да Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, зыян күргән алты бала авыр хәлдә реанимациядә ята.
Бер хатын-кызны – Республика клиник хастаханәсенә, олы яшьтәге ике кешене 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев