Кама Тамагының 1 нче номерлы “Салават күпере” исемендәге балалар бакчасында “Яз –Нәүрүз” бәйрәмен үткәрү традициягә әйләнде
Быелгы бәйрәмдә ике зурлар ("А"һәм "В") төркеменә йөрүче татар балалары катнашты.Ә нинди бәйрәм соң ул, Нәүрүз? Нәүрүз ул - Яңа ел,яңа көн дигән сүз.Элек кешеләр яңа елны кыш көне түгел,ә менә Кыш бабай китеп,яз ае тугач - Нәүрүз килгәч,бәйрәм иткәннәр.Бу бәйрәмгә өйдән өйгә йөреп,тәм -томнар җыйганнар: он, май йомырка, ит,төрле...
Быелгы бәйрәмдә ике зурлар ("А"һәм "В") төркеменә йөрүче татар балалары катнашты.Ә нинди бәйрәм соң ул, Нәүрүз? Нәүрүз ул - Яңа ел,яңа көн дигән сүз.Элек кешеләр яңа елны кыш көне түгел,ә менә Кыш бабай китеп,яз ае тугач - Нәүрүз килгәч,бәйрәм иткәннәр.Бу бәйрәмгә өйдән өйгә йөреп,тәм -томнар җыйганнар: он, май йомырка, ит,төрле ярмалар,пешкән әйберләр җыйганнар.Аннары бер матур чирәмлеккә барып,күңел ачканнар: уйнаганнар,җырлаганнар,биегәннәр,боткалар пешергәннәр,тәмле әйберләр белән сыйланганнар .
Безнең балалар да бәйрәм хөрмәтенә уйда гына булса да,"чирәмлеккә" бардылар,бөтен уен- көлке,җыр - биюләр шунда булды,чөнки элек безнең әби -бабаларыбыз да Нәүрүз бәйрәмен бөтен авыл халкы белән җыелып, яшел чирәмлектә,саф һавада үткәрә торган булган."Чирәмлектә" Кара карга балаларга хат китерде,яз җитүен хәбәр итте,ул Аюны да уятты,Куянга да яз җитүен җиткерде,Куян шатлыгыннан дусларын чакырды һәм алар балалар белән бергә "Ак куян" җырлы уенын башкардылар.Балалар яз турында бик күп шигырьләр сөйләделәр,зурлар "А" төркеме кызлары Сиринә,Зәмирә,Раяна башкаруындагы "Тал песие" җыры барлык тамашачыларга да бик ошады.Бәйрәм җырлар ,шигырьләр ,уеннар белән үрелеп барды.Балалар кашыкка йомырка салып,аны төшермичә тотып йөгерү ярышында, "Кем тизрәк "Чанага" утыра?" -дигән ярышларда көч сынаштылар,"Яз җитә", "Әпипә", "Бар матур бакча" җырлы -уеннарын уйнадылар,"Түбәтәйле" татар халык уенын уйнап күңел ачтылар.Шулай итеп яз килде,җирдә яз хакимлек итә.Бәйрәм ахырында балаларны мактап,аларның тәртипле,дус булуларын,илләрнең тыныч,көннәрнең аяз булуын теләп, катнашучыларга һәм тамашачыларга татлы кәнфитләр өләшенде.Балалар бәйрәмнән шат күңел белән таралды.Әти - әниләр ярдәме белән үзебезнең милли йолаларны, бәйрәмнәрне, гореф - гадәтләрне онытмыйча,гаиләдә дә саф татарча сөйләшеп, газиз ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләсәк,балаларыбызны әдәпле,тәрбияле итеп үстерсәк,киләчәгебез шатлык - куанычлардан,балаларыбыз бәхетенә сөенүләрдән генә торыр иде дигән теләктә калабыз. Нәүрүз мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев