Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Криминал

Полиция кисәтә: сак булыгыз, алдакчылар!

Без газетада һәм сайтыбызда районда яшәүче өлкән яшьтәге ике хатын-кызны алдалаулары турында язып чыккан идек. Әмма гражданнардан алдау юлы белән акча алу алымнары бик күп. -Күптән түгел район авылларыныңберсендә яшәүче Казан киоскында 5000 сумлык рәсеме төшәерелгән картинкалар сатып ала, - дип сөйли участок уполномоченные Илмаз Вәлиев. -Ул күршесеннән күптән 150...

Без газетада һәм сайтыбызда районда яшәүче өлкән яшьтәге ике хатын-кызны алдалаулары турында язып чыккан идек.

Әмма гражданнардан алдау юлы белән акча алу алымнары бик күп.

-Күптән түгел район авылларыныңберсендә яшәүче Казан киоскында 5000 сумлык рәсеме төшәерелгән картинкалар сатып ала, - дип сөйли участок уполномоченные Илмаз Вәлиев. -Ул күршесеннән күптән 150 сум акча алып тора һәм бурычын кайтару өчен рәсем белән килә. Өлкән яшьтәге ханым сөенеп, аңа хәтта 4850 сум сдача да бирә. Канатланган бурычлы икенче күршесенә китә, аңа 200 сум бирәсе булган, аңа да рәсем суза. Ул ханым яшьрәк, күзе дә очлырак була, рәсемне шунда ук танып ала һәм ертып ташлый. Ир ат куркуга кала, аңа әле генә әйбедән алган чын акча бирә. Калган акчаны шунда ук базарда тотып бетерә. Әмма күршесе бу хакта полициягә хәбәр итеп өлгерә. Шулай итеп алдалау ачыклана. Сак булыгыз, өлкән яшьтәгеләрне алдакчылар гына түгел, хәтта күршеләре дә алдаларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев