Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Криминал

"Кайнар эзләр"дән

5 августта 6 сәгать 43 минутта "Югары Ослан" районара полиция бүлегенең Кама Тамагы бүлекчәсенә үзәкдәваханә ашыгыч ярдәм фельдшеры Р. Мостафина Келәнче авылыннан 1961 елда туган хатын-кызга пычак белән кадаулары турында хәбәр белдерде. Урынга Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин җитәкчелегендәге оператив группа бара. Әлеге хәбәрне тикшерү вакытында билгеле булганча,...

5 августта 6 сәгать 43 минутта "Югары Ослан" районара полиция бүлегенең Кама Тамагы бүлекчәсенә үзәкдәваханә ашыгыч ярдәм фельдшеры Р. Мостафина Келәнче авылыннан 1961 елда туган хатын-кызга пычак белән кадаулары турында хәбәр белдерде.

Урынга Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин җитәкчелегендәге оператив группа бара. Әлеге хәбәрне тикшерү вакытында билгеле булганча, 5 августта якынча иртәнге сәгать 6.00дә гражданин "Х" көнләшеп хатынына пычак белән кадый. Келәнче авылына килгәч, Кавказ урамындагы 32 нче йорттан ерак түгел канга буялган пычак табыла. Өй эчендә берәү дә булмый, шуңа күрә аны авыл җирлеге башлыгы катнашында карыйлар. Тикшерү барышында кухня идәнендә һәм ишектән керүгә үк көрән төстәге күпсанлы таплар ачыклана. Күршеләре сүзләренә караганда, гражданин "Х" Келәнче авылыннан төньяктагы урман полосасы ягына йөгергән. Келәнчедән 500 метр төньякта урнашкан урман полосасын карап чыгалар. Якынча урман полосасы уртасындагы чокырда гражданин "Х"ның мәете табыла. Башы җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә икенче группа инвалид булган ир-ат асылынып үлгән. Мәетне моргка җибәргәннәр.

6 августта Кама Тамагы полиция бүлекчәсенең дежур частенә Кама Тамагы штпда яшәүче гражданка "М" шалтыратып, К.Маркс урамындагы чәчтараш бинасына кереп 6 мең сум акча урлаулары турында хәбәр итте.

Урынга тикшерү- оператив төркем чыкты. Чәчтараш бинасына керү юлындагы тәрәзәнең ачык форточкасы аша кергәннәр. Керү ишеге бикле булган. Акчаны чәчтараш бүлмәсендәге шкафтан алганнар. Шулай ук өстәлдәге вак акчаларны да алганнар. Җинаять урынында кулның папилляр линиясе эзләре алына, дактилоскопик экспертиза билгеләнде. Бу факт буенча милек урлаган өчен хөкем ителгән кешеләр тикшерелде. Сорау алу барышында Кама Тамагы штпда яшәүче гражданин "А" 5 августтан 6 августка каршы төндә чәчтараш бүлмәсенә форточка аша кереп акча урлавын таныды. Җинаять кайнар эздән ачылды. Кама Тамагы штпда элек хөкем ителгән 1974 елда туган гражданин "А"дан урланган акча өлешчә кире кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев