Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Криминал

"Иртәнге җидедә үк очрарга әзер"

Кичә иртә таңнан күпләрнең игътибарын икскеен тормоз тавышы җәлеп иткәндер. Иртәнге җидедә үк Комсомол урамында бер машина бер яктан икенче якка авышып килә иде. Йөртүчесе әллә уянып җитмәгән. әллә аек түгел. Көмешсу төстәге автомашина тулы көченә Карл Маркс урамына очып чыгып, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коймасына барып керә. Йөртүче...

Кичә иртә таңнан күпләрнең игътибарын икскеен тормоз тавышы җәлеп иткәндер.

Иртәнге җидедә үк Комсомол урамында бер машина бер яктан икенче якка авышып килә иде. Йөртүчесе әллә уянып җитмәгән. әллә аек түгел. Көмешсу төстәге автомашина тулы көченә Карл Маркс урамына очып чыгып, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коймасына барып керә. Йөртүче уңга, сулга борырга тырышып та тормастан, газына басуын белде һәм машина тау астына очты. "Кая оча инде бу, юл уртасында блок бар",- дип уйлап куйдым.Әмма коелган койма машинаны тукттаты. "Бетте бу. Ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк моңа", дигән уй килде башыма. Әмма бер мизгелдән йөртүче машинаны кабызып, артка бирергә уйлады. Тик барып чыкмады. Автомобиль чәчәк түтәлендә бер яктан бина стенасы, икенче яктан җимерек койма һәм бетон бордюр арасында кысылган кебек утырып калды. ЦСОН аш пешерүчесе аңа машинадан чыгып өенә кайтырга киңәш иткәч, ул аның киңәшенә гаҗәпкә калып, машинасын чыгаруда булышуын үтенде. Бәхеткә каршы, янәшәдә аек акыллы кешеләр аңардан машина ачкычын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев