Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Криминал

Без капчыкта ятмый

Ел башында Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгына наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлегенә Кама Тамагы районында синтетик наркотик матдәләрне күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче төркем турында мәгълүмат керә. "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оперативниклар кайбер тикшерү чаралары үткәреп, шик төшүче кешеләрнең шәхесен ачыклыйлар. Наркотиклар сату белән абыйлы-энеле...

Ел башында Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгына наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлегенә Кама Тамагы районында синтетик наркотик матдәләрне күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче төркем турында мәгълүмат керә.

"Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оперативниклар кайбер тикшерү чаралары үткәреп, шик төшүче кешеләрнең шәхесен ачыклыйлар. Наркотиклар сату белән абыйлы-энеле һәм аларның 35 яшьлек танышының 2014 ел башында шөгыльләнә башлаулары ачыклана. Шик төшүчеләрнең өчесе дә төрле объектларда төзүче булып эшләп, шунда ук наркотиклар саталар, еш кына түләү сыйфатында сатып алучыдан урланган кәрәзле телефоннар һәм бизәнү әйберләреннән алып төзелеш инструментларына кадәр алудан да баш тартмыйлар. Төркемнең күздә тотылган катнашучыларының җинаятьчел эшчәнлеге документлаштырылганнан соң, полицейскийлар сатучыларның берсен бер доза наркотик сатарга тырышканда тоткарлыйлар. Аннары Татарстан Республикасында ЭЭМның махсус билгеләнештәге үзәк сугышчылары белән махсус операция вакытында төркемнең калган катнашучылары һәм аларның 13 даими клиенты тоткарлана. Наркотик кулланучыларның барысы да наркотик куллануга медицина тикшерүе үтте, алар белән кисәтү әңгәмәсе үткәрелде. Тоткарланучыларның яшәү урыннарында тентү вакытында полиция хезмәткәрләре 100 дозага якын төрле наркотик матдәләр, югары төгәллектәге электрон үлчәү һәм 1 доза төргәкләү өчен герметик каптыргычлы төргәкләү пакетлары алалар. Моннан тыш, тоткарланучылар карамагындагы биналарда полицейскийлар элегрәк җирле халыктан һәм күрше районнардан урланылган төрле кыйммәтле әйберләр (фотоаппаратлар, кәрәзле телефоннар, микродулкынлы мичләр, автомагнитолалар, зур күләмдә төзелеш электр кораллары), шулай ук номерлары бетерелгән пневматик корал һәм газ пистолеты табалар. Алынган әйберләрнең бер өлешен (якынча 18 әйбер) зыян күрүчеләр инде таныды. Башлангыч версия буенча әлеге әйберләрне җинаятьчел төркемдә катнашучылар наркотиклар өчен түләү сыйфатында алган. Наркотиклар сатуны оештыру факты буенча РФ ҖК 228.1 маддәсе күздә тоткан җинаятьләр билгесе буенча җинаять эше кузгатылды (наркотиклар чараларны законсыз җитештерү, сату яки башка җиргә җибәрү). Тикшерү вакытына җинаятьчел төркемдә катнашучылар сак астына алынды.

ТР ЭЭМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев