Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутат призына турнир

Узган шимбәдә Олы Салтык урта мәктәбе базасында 1995 елда һәм аннан соң туган яшьләр арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы хоккей буенча тугызынчы традицион хоккей турниры үткәрелде. Турнир үткәрелгән көн кояшлы, җанатарлар күп җыелган, ярышлар үткәрү урыны бәйрәмчә бизәлгән иде. Ике төркемдәге җиде команда иң көчлеләрне ачыклады....

Узган шимбәдә Олы Салтык урта мәктәбе базасында 1995 елда һәм аннан соң туган яшьләр арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы хоккей буенча тугызынчы традицион хоккей турниры үткәрелде.
Турнир үткәрелгән көн кояшлы, җанатарлар күп җыелган, ярышлар үткәрү урыны бәйрәмчә бизәлгән иде. Ике төркемдәге җиде команда иң көчлеләрне ачыклады. V, VI, VII урыннарны Тәмте, Кама Тамагы, Олы Кариле мәктәпләре командалары алды. Призлы өченче урын өчен Иске Казиле һәм Затон мәктәбе командалары көч сынашты. 2:1 исәбе белән искеказилеләр җиңде. Финалда турнир хуҗалары- олысалтыклылар һәм Олы Яңасала командалары очрашты. Киеренке көрәштә 2:0 исәбе белән хуҗалар командасы җиңде. Уен тәмамлануга ике минут кала капкага җиңү алкасын Наил Заһидуллин кертте. Депутат кулыннан кубок һәм акчалата премияне команда капитаны Илнар Яруллин алды. Барлык командаларга да акчалата премия тапшырылды.
Түбәндәгеләр турнирның иң яхшы уенчылары дип табылды: иң күп алка кертүче - Салават Әскәров (Олы Яңасала), иң яхшы капкачы-Илнур Нәбиуллин (Олы Салтык, рәсемдә), иң яхшы сакчы- Рамил Вилков (Затон), иң яхшы һөҗүмче- Илгизәр Исмәгыйлев (Иске Казиле). Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Илдар әфәнде узган уеннарда җиңгән Олы Кариле һәм быелгы тугызынчы турнирда җиңүче командаларга хоккей формалары комплекты тапшырды. Көне буе көч биреп торган җанатарлар һәм уенчылар Ватанны саклаучылар көнендә кәеф күтәренкелеге һәм уңай тәэсирләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев