Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 26 февраль 2013 яңалыклары

    • 26 февраль 2013 - 11:03
      Ата-аналар, сак булыгыз!
      25 февральдә "Салават күпере" балалар бакчасында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка полициянең өлкән участок уполномоченные Марат Садруллин чакырылган иде. Республикада балалар урлау белән бәйле вакыйгалар уңаеннан Марат Садруллин ата-аналарны игътибарлы һәм сак булырга чакырды, балаларга гади һәм ышанычлы кагыйдәләр өйрәтергә кирәклеген аңлатты.
      365
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 11:02
      Фестивальләр старт алды
      Районда ветераннар арасында "Былкыш" ("Сияние") үзешчән башкаручылар республика фестивале һәм "Созвездие-Йолдызлык-2013" эстрада сәнгатенең ачык XIII республика телевизион яшьләр фестиваленең куст сайлап алу турлары башланды. Алар параллель алып барыла. Кичә беренчесе Олы Яңасала мәдәният йортында үткәрелде, бүген Куйбышев Затонда Столяров исемендәге мәдәният йорты талантларны җыя, аннан соң Тәмте кустының иң яхшы...
      399
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 11:00
      Электр элемтәсе хезмәтләре
      Бүген район үзәгеннән еракта урнашкан авыллар да телефон һәм интернетсыз тормышны күз алдына китерә алмый. Безнең районда РУЭСның сату бүлеге мәгълүматларына караганда, абонентлар заманча элемтә чараларына актив тоташа. Агымдагы елның 2 аенда 11 абонент телефон керткән, 85 кеше Интернетка тоташкан һәм "Летай-ТВ" кабель телевидениесе хезмәтеннән 67 кеше файдалана. Үткәрелгән ремонттан...
      355
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 10:57
      Уртак проблемаларны бергәләп хәл итәбез
      Узган җомгада Кама Тамагы поселогында район җитәкчеләренең халык белән очрашуының киңәйтелгән соңгы циклы булды. Район мәдәният йортында халыкка кереш сүз белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев мөрәҗәгать итте, очрашуның конструктив булуына өмет белдерде. Кама Тамагы муниципаль берәмлегенең 2012 елдагы эш йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар турында мәгълүмат белән поселок башлыгы...
      439
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 10:55
      Гомер буе эштә
      Куйбышев Затон поселогында яшәүче Галина Степановна Завалова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны муниципаль район башлыгы исеменнән МР Советы аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов һәм җирле үзидарә башлыгы Елена Сороковнина котлады. Галина Степановна хезмәт эшчәнлеген унбиш яшеннән совхозда төрле эштә эшләүче булып башлый. Аңа басуда да, фермада да эшләргә туры килә....
      469
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 10:42
      Ата-аналар җаваплы
      Күптән түгел балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукын яклау буенча район комиссиясе утырышы булды. Анда үз балаларына тиешеле тәрбия бирмәгән, үзләренең ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өч гаилә эше тикшерелде. РФ Конституциясенең 38 маддәсе 2 бүлеге, РФ Гаилә кодексының 63,65 маддәләре нигезендә ата-аналар үз балаларын тәрбияләү өчен җаваплы. Ата-ана балаларның сәламәтлеге,...
      537
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 10:41
      «Армиядә хезмәт итәчәкмен»
      22 февральдә Затон китапханәсе китапханәчеләре «Намуслы хезмәт итәм» дип исемләнгән чара үткәрде. Затон мәктәбенең 5 сыйныф укучылары конкурс-уен программасында катнашты. Ике - «Пехота» һәм «Десант» командалары хәрби уенда көч сынашты, диңгезче званиеләрендә һәм хәрби терминнарда белемнәрен күрсәтте. Егетләр менә дигән физик әзерлек һәм идәннән этәрелү, кул көрәше, чүгәләү, гантель күтәрү...
      455
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 10:39
      Күңелсез хәлләр
      18-24 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук тәртибе бозулар турында 35 гариза һәм хәбәр алынды. 18 февральдә район үзәгендә яшәүче узган елның июлендә ишекне җимереп аның йортына кереп 1050 сумлык милкен урлаулары турында гариза бирде. Оператив тикшерү вакытында әлеге җинаятьне кылучы кеше ачыкланды һәм җинаять эше кузгатылды. 21 февральдә...
      671
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 09:55
      Идел өстендә рейд
      Ял ләззәтен балык тотудан күргән балыкчыларның Идел өстендә утырган чоры. Алар шундый күп, кайсы регион машиналары юк тукталышта: 73, 21, 12, 43, 16- үзебезнең Татарстанны әйтеп тә торасы түгел. Әлләни кадәр ерак ара үтеп киләләр Иделгә. Без узган якшәмбедә ГИМС, рыбнадзор, Гостехнадзор, ЮХИДИ, МВД УУП вәкилләре кергән комиссия, кешеләрнең сулыкларда...
      326
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 09:46
      Илебезнең хәрби даны белән горурланабыз
      20 февральдә авылара үзәк китапханә районның туган якны өйрәнү музее белән берлектә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә укучылар Чечняда сугыш гамәлләрендә катнашучылар белән очрашты. Чара Ватанны саклаучылар көненә карата үткәрелде. Китапханәчеләр Рәзинә Хәйруллина, Мәдинә Дәүләтшина һәм укытучы Энҗе Гыйниятова Кораллы Көчләрнең хәрби даны, батырлыгы турында сөйләде. Районның хәрби комиссары Дамир...
      505
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 09:40
      Кадетка кабул иттеләр
      22 февральдә Куйбышев затон кадет мәктәп-интернатында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кадетка кабул итү тантанасы булды. Мәктәп директоры Александр Ильин боерыкны укыды, укучыларны һәм хезмәткәрләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады, шулай ук дипломнар, рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырды. 5,11 сыйныфлар тәрбиячесе Сергей Кулагинга «280 лет кадетскому движению» күкрәк билгесе тапшырды. Бәйрәмдә...
      506
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 09:25
      Депутат призына турнир
      Узган шимбәдә Олы Салтык урта мәктәбе базасында 1995 елда һәм аннан соң туган яшьләр арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы хоккей буенча тугызынчы традицион хоккей турниры үткәрелде. Турнир үткәрелгән көн кояшлы, җанатарлар күп җыелган, ярышлар үткәрү урыны бәйрәмчә бизәлгән иде. Ике төркемдәге җиде команда иң көчлеләрне ачыклады....
      439
      0
      0
    • 26 февраль 2013 - 07:47
      «Булгария» кайтавазы
      25 февральдә Кама Тамагы район судында фаҗигагә тарылган «Булгария» теплоходы буенча җинаять эше тикшерелде. Суд каршына «АгроРечТур» ООО директоры С.Н. Инякина, елга регистры өлкән эксперты Я.Т. Ивашов, «булгария» теплоходы капитаны ярдәмчесе Р.Р. Хәмитов, елга һәм диңгез күзәтчелегенең Идел идарәсе бүлеге җитәкчесе һәм баш инспекторы И.Г. Тимергазиев һәм В.Н. Семенов басты....
      395
      0
      0
    Реклама