Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Технология буенча эшләп

Һәр шимбәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция үткәрә, анда башка мәсьәләләр белән бергә агросәнәгать комплексы эше дә тикшерелә. Соңгы видеоконференциядә Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика игенчеләренә ашыгыч рәвештә чүп үләннәре, авырулар һәм корткычларга каршы чәчүлекләрне сиптерергә киңәш итте. - Без бөртекле, бөртекле-кузаклы, техник...

Һәр шимбәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция үткәрә, анда башка мәсьәләләр белән бергә агросәнәгать комплексы эше дә тикшерелә.

Соңгы видеоконференциядә Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика игенчеләренә ашыгыч рәвештә чүп үләннәре, авырулар һәм корткычларга каршы чәчүлекләрне сиптерергә киңәш итте. - Без бөртекле, бөртекле-кузаклы, техник культуралар һәм кукурузның барлык мәйданнарында сиптерү үткәрүне планлаштырабыз, - ди "Кама Тамагы" АХП баш агрономы Фәрит Садыйков, - Бу эштә ун сиптергеч катнашачак (тагылма, үзйөрешле, "Туман" сиптергечләре). Эш берүк вакытта гербицидлар һәм интексицидлар белән алып барыла. «Кама Тамагы» АХПның Карамал бүлекчәсендә звеноларның эшен үзебез карап кайттык. Эшнең барышы агроном Рузил Гыймадиев контрольлегендә алып барыла. Звено составына өч кеше кергән, Валерий Селящев сиптергечтә эшли, Илнур Зәйнуллин су ташып тора, Роберт Вәлиев сиптергечләргә эретмә сала. - Эшне иртәнге дүрттә башлыйбыз, - ди Илнур Зәйнуллин, - тутырылган эремә 12 гектарга җитә. Беренчесен базада ук салып чыгабыз, өчесен басуда салабыз (сыешлык - 10 тонна, ә сиптергечтәге бак - 3 тонна). Басуларны эшкәртүче әлеге технологик операциянең хәзер башкарылуы бик әһәмиятле, чөнки чүп үләннәре дә баш калкытты, үлән бетләре дә күренә башлады. Басу кырыйларын гына түгел, барлык мәйданнарны да эшкәртергә уйлыйлар. Бу үсемлекләрне сакларга мөмкинлек бирә һәм яхшы уңыш алуга өмет тудыра.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев