Талантларга ярдәм йөзеннән
19 майда район мәдәният йортында яшьләрнең «Йолдызлык» музыка театры концерты көчле алкышлар астында үтте.
Республика фестиваль хәрәкәтендә җиңүчеләр, узган еллардагы гран-при ияләре, яшь башкаручылар республика районнарында яшәүчеләргә шатлык өләшә. Тамашачылар татарча, русча, чит ил җырларын рәхәтләнеп тыңлады. Яшь талантларыбыз Ксения Юманова һәм «Камелия» вокаль ансамбле чыгышы концертка ямь өстәде. Ксенияга...