Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Афәрин!

18 майда Казанда Универсиада авылында пенсионерлар өчен ел саен үткәрелә торган ярышлар безнең команда өчен уңышлы тәмамланды. Район үзәгеннән Владимир Сороковнин 50 метрга йөзүдә беренче урынны алды. Аның хатыны Татьяна Сороковнина пуля белән атуда призер булды, ул икенче урында. Олы Салтыктан Ильяс Хәбибуллов шахматта яхшы уйнап, иң көчле катнашучы буларак...

18 майда Казанда Универсиада авылында пенсионерлар өчен ел саен үткәрелә торган ярышлар безнең команда өчен уңышлы тәмамланды.

Район үзәгеннән Владимир Сороковнин 50 метрга йөзүдә беренче урынны алды. Аның хатыны Татьяна Сороковнина пуля белән атуда призер булды, ул икенче урында. Олы Салтыктан Ильяс Хәбибуллов шахматта яхшы уйнап, иң көчле катнашучы буларак билгеләп үтелде. Ярышларга республиканың барлык районнарыннан 528 пенсионер килгән иде, безнең районнан пенсионерлар партиясе бүлекчәсе рәисе Фәүзия Иванова һәм "Форпост" директоры Александр Кочетков җитәкчелегендә 10 кеше катнашты.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев