Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Зур тикшерү йомгаклары

2012 елның декабрендә ТР Исәп палатасы районыбыз бюджет учреждениеләре эшчәнлеген тикшерде. Комиссия эш йомгаклары буенча документаль характердагы кайбер кимчелекләр ачыкланды. Нигездә алар бухгалтерия хаталарына кагыла иде: я дөрес теркәлмәгән, я бюджет классификациясе коды дөрес күрсәтелмәгән, файдалануга тапшырылган корылмалар бухгалтер исәбенә алынмаган һ.б. Тикшерүнең якынча йомгаклары газетабызда бастырылган иде, әмма укучыларыбыз...

2012 елның декабрендә ТР Исәп палатасы районыбыз бюджет учреждениеләре эшчәнлеген тикшерде. Комиссия эш йомгаклары буенча документаль характердагы кайбер кимчелекләр ачыкланды.
Нигездә алар бухгалтерия хаталарына кагыла иде: я дөрес теркәлмәгән, я бюджет классификациясе коды дөрес күрсәтелмәгән, файдалануга тапшырылган корылмалар бухгалтер исәбенә алынмаган һ.б. Тикшерүнең якынча йомгаклары газетабызда бастырылган иде, әмма укучыларыбыз тулырак мәгълүмат белергә тели.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, «Республика Татарстан» газетасының 2 февральдәге санында басылган «2012 елда ТР исәп палатасы эше турындагы отчет»ында 53 контроль ревизия чарасы йомгаклары бастырылган иде. Анда 483 объект тикшерелгән (11 министрлык һәм 8 муниципаль берәмлек тикшерелгән), безнең район закон бозучылар исемлегендә юк.
Без аңлатма бирүне үтенеп башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юмановка мөрәҗәгать иттек.
- Татарстан Республикасы исәп палатасының учреждениеләренең тикшерү йомгаклары буенча районыбызда нинди кимчелекләр ачыкланды һәм аларның акчалата суммасы нинди?
-Ачыкланган кимчелекләрнең гомуми суммасы 87,9 млн.сум тәшкил итә. Аларның төп өлеше бюджет классификациясе кодын дөрес күрсәтмәү һәм бухгалтер исәбен бозуга бәйле. Андый бозулар 53,2 млн.сум күләмдә ачыкланды.
-Шулардан мөһимрәкләрен аерып әйтмәссез микән?
-Болар, мәсәлән, 2008 елда файдалануга тапшырылган Кама Тамагы штпдагы 13,9 млн.сумлык мунча балансы буенча исәптә ике булып күренә, Куйбышев Затондагы 9,5 млн.сумлык биологик чистарту корылмасы Куйбышев Затон штп балансы буенча бухгалтер исәбенә алынмаган, төп средстволар объектлары (реконструкцияләнгән юл)-1,2 млн.сум һәм 16,5 млн.сумлык файдалануга тапшырылган күп фатирлы торак йортлар, авыл җирлекләре тарафыннан 6,2 млн.сумлык файдалануга тапшырылган төп средстволар дөрес яктыртылмаган. 1,2 млн сумлык бозу-бу бюджет учреждениеләре тарафыннан киләсе чорга чыгымнарга түләү. Моннан тыш, юллар, суүткәргеч һәм төзекләндерүнең башка объектларын тотуга бюджет классификациясе кодына туры килмәгән чыгымнар ачыкланды.
- Дмитрий Витальевич, муниципаль милекне файдаланганда нинди кимчелекләр ачыкланды?
- Төп хаталарны милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы ясаган- болар Кама Тамагы штпда мунчаны блок котельнясы һәм башка торак булмаган биналарны арендага торг үткәрмичә 23,4 млн.сум калдык бәя белән тапшыру. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге объектларга аренда килешүе 2006 елда ук төзелгән, бюджетка аренда түләве кермәгән. Хата шунда- «Конкуренцияне яклау турында»гы закон көченә кергәннән соң килешүләр яңадан төзелмәгән. Кама Тамагында ДЮСШның файдаланылмаучы иске спортзал бинасы, шулай ук 6 млн.сумлык калдык бәясе булган бетерелгән мәктәпләрнең биналары баланста учреждение милке буларак исәпкә алынган, боларны район казнасына вакытында тапшырырга кирәк булган, моннан тыш муниципаль милектә булган җир һәм милек өчен аренда түләве буенча бурычны түләттерүгә чаралар вакытында күрелмәгән, «Таттехмедфарм»ГУБ (ЦРА №154) арендага бирелгән җир участогы өчен аренда түләвен дөрес ачыкламау нәтиҗәсендә җирле бюджет 0,5 млн.сум акча алып җиткермәгән.
- Бюджет акчасын нәтиҗәсез, максатсыз файдалануга килгәндә, бу тармакта нинди бозулар бар?
-Тикшерү вакытында мәгариф учреждениеләре буенча коммуналь хезмәтләргә нормативтан тыш чыгымны түләүгә 2,5 млн.сум җирле бюджет акчасының нәтиҗәсез кулланылуы ачыкланды. Тулаем алганда бюджет учреждениеләрендә энергия ресурслары куллануны киметү күзәтелә. Әмма аз санлы укучылар укыган зур мәйданлы кайбер мәктәпләрдә җылытуга һәм яктыртуга расланган нормативтан чыгу күзәтелә. Куйбышев Затон штпның Мелиораторлар урамындагы юлны норматив хәлгә китерүгә күздә тотылган 1,1 млн.сум күләмдәге җирле бюджет акчасын максатсыз тоту шушы ук урамда фактта яңа юл төзүгә бәйле.
- ачыкланган бозуларның зур суммасы гади кеше өчен бик зур, әмма, билгеләп үткәнчә, алар нигездә бухгалтерлык хатасы. Бу уңайдан аларны тизрәк бетерү өчен нинди оператив чаралар күрелде?
- Тикшерү вакытында ук 71,9 млн.сумлык хатаны төзәтү чарасы күрелде. Калган бозуларны бетерү өчен аерым процедура һәм вакыт таләп ителә. Мәсәлән, муниципаль милектәге торак булмаган биналарны арендалауга килешү төзү хокукына аукцион игълан ителде. 2013 елның беренче кварталында Куйбышев затон штпда биологик чистарту корылмасын район милегенә тапшыру көтелә.
- Әлеге тикшерүнең төп йомгагы шундый: бозулар бар, әмма усал нияттән куллану фактлары ачыкланмаган. Киләчәктә моңа юл куймау өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм мондый бозуларга юл куйган бухгалтерларның җаваплылыгы нинди?
- Исәп палатасыннан йомгаклау белешмәсе алуга ук муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев тикшерүгә җәлеп ителгән хезмәт, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән район прокуроры катнашында киңәшмә үткәрде. Анда ачыкланган барлык кимчелекләрне бетерү буенча конкрет чаралар ачыкланды, моннан тыш урындагы кайбер затлар дисциплинар җавапка тартылачак.
- Аңлатмагыз һәм тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X