Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Вакытны бушка уздырмагыз

Сезгә чиратларда тору ошыймы? Моңа сарыф ителгән вакытыгыз кызганычмы? Ул вакытта банк кассаларында һәм почта элемтәләренә юл алыгыз. Анда сез ТКХ хезмәтләре, элемтә, салым, штраф һәм башкалар өчен гадәттәгечә түли аласыз. Әмма икенче юл да бар.Айлык түләүләрне инфомат һәм ТР Дәүләт хезмәтләренең uslugi.tatarstan.ru порталы ярдәмендә түләп була. Июльдә районыбызның 73...

Сезгә чиратларда тору ошыймы? Моңа сарыф ителгән вакытыгыз кызганычмы? Ул вакытта банк кассаларында һәм почта элемтәләренә юл алыгыз. Анда сез ТКХ хезмәтләре, элемтә, салым, штраф һәм башкалар өчен гадәттәгечә түли аласыз.

Әмма икенче юл да бар.Айлык түләүләрне инфомат һәм ТР Дәүләт хезмәтләренең uslugi.tatarstan.ru порталы ярдәмендә түләп була. Июльдә районыбызның 73 кешесе фатир өчен инфомат һәм ТР Дәүләт хезмәтенең uslugi.tatarstan.ru порталы ярдәмендә 40000 сум күләмендә түләгән, августта электрон хезмәтләрдән 104 кеше кулланган, инфомат һәм портал аша түләү 63000 сум, сентябрьдә 124 кеше 66000 сум түләгән.

Бүген өйдән чыкмыйча гына online режимында ТКХ хезмәтләре өчен исәпләнгән мәгълүматны тикшерергә, лицевой счет белән идарә итәргә, исәп-фактурага үзгәрешләр кертергә һәм яңадан исәпләү үткәрергә мөмкин, мәсәлән, әгәр фатирыгызда берничә көн кайнар су булмаса, шулай ук түләү тарихын электрон килеш сакларга мөмкин. Моның өчен порталда шәхси кабинет ачарга кирәк. Аны теркәү гади -кәрәзле телефонның номерын күрсәтергә, аңа пароль җибәрелә.

ТКХ өчен шәхси кабинетны теркәмичә дә түләргә мөмкин, моның өчен түләү квитанциясендә күрсәтелгән лицевой счет номерын һәм сумманы күрсәтәсең. Инфомат аша ТКХ хезмәтләре түләгәндә комиссия 2%, uslugi.tatarstan.ru порталы аша - 1%.

Бүген интернетка тоташтырылган һәр түләүчегә дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга була. Әгәр компьютерыгыз юк икән, сез «Акчарлак» спорт комплексы холлында ТР мәгълүмати технологияләр үзәгенең республика программасы буенча куелган инфоматыннан файдалана аласыз. Бүген район халкы ТКХ хезмәтләре, балалар бакчасы өчен, салым, ЮХИДИ штрафларын һәм башкаларны вакытны чиратларда уздырмыйча, өйдән чыкмача да эшли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев