Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Түләргә туры киләчәк

Агымдагы елның июнь аенда без барыбыз да гражданнарның үзсалым мәсьәләсе буенча референдум шаһитләре һәм катнашучылары булдык. Ул Кама Тамагы муниципаль районы барлык һәшәр һәм авыл җирлекләрендә дә узды, референдумда районда яшәүчеләрнең 73 проценты катнашты, ягъни үз фикерен әйтте. Катнашучыларның 80,6 проценты «яклап» тавыш бирде. -Референдум "Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруда...

Агымдагы елның июнь аенда без барыбыз да гражданнарның үзсалым мәсьәләсе буенча референдум шаһитләре һәм катнашучылары булдык. Ул Кама Тамагы муниципаль районы барлык һәшәр һәм авыл җирлекләрендә дә узды, референдумда районда яшәүчеләрнең 73 проценты катнашты, ягъни үз фикерен әйтте. Катнашучыларның 80,6 проценты «яклап» тавыш бирде. -Референдум "Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруда гомуми принциплар турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131 нче Федераль законның 56 маддәсе һәм муниципаль берәмлек уставлары нигезендә үткәрелде,-диде район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. Гражданнарның үзсалымы өчен акча муниципаль берәмлек территориясендә килеп чыккан җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү өчен кертелә. -Бу түләүләр нинди характерга ия? -Түләүләр үзсалым формасында кертелә: "Россия Федерациясе гражданнары өчен билгелебер муниципаль берәмлек территориясендә яшәгән Россия Федерациясе гражданнары өчен мәҗбүри булып тора; гражданнар җыеннарында тикшерелгән җирле билгеләнештәге мәсьәләне хәл итү өчен җыела; түләүнең күләме алынган керем процентларында түгел, билгеле бер күләмдә билгеләнә; түләү күләме һәркем өчен бертөрле; аерым категория гражданнар өчен түләү күләме киметелергә дә мөмкин, әмма муниципаль берәмлек территориясендә яшәүчеләрнең 30 процентына гына. -Бу түләүләрне кем түли? -Гражданнарның үзсалым акчасын түләү аларның җирле референдумда катнашу яки катнашмавына бәйсез рәвештә муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче, 18 яше тулган һәр граждан өчен билгеләнгән. -Димәк үзсалым түләү ирекле түгел? -Юк, гражлданнарның үзсалым түләве мөстәкыйль керем чыганагының берсе булып тора. Хокукый яктан гражданнарның үзсалым түләве салым түләүгә якын, ягъни муниципаль берәмлекләр эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итү максатларында мәҗбүри түләү булып тора. Нәтиҗәдә, билгеләнгән вакыт эчендә түләнмәгән үзсалым федераль закон нигезендә мәҗбүри рәвештә түләтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев