Федераль статистика хезмәте 2011 елда хуҗалык итүче субъектларның җитештерүгә, товар сатуга чыгымнарына һәм статистик күзәтчелек үткәрә. Икътисадый эшчәнлекнең барлык төрләрен алып баручы субъектлар күзәтчелеккә җәлеп ителгән. Отчет тапшыру сроклары: зур һәм кечкенә предприятиеләр (№Т3В-КСП),йорт хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче коммерция булмаган оешмалар (№Т3В-бюджет) 1 апрельгә кадәр, кече һәм микропредприятиеләр (№ Т3В-МП), бюджет...
Федераль статистика хезмәте 2011 елда хуҗалык итүче субъектларның җитештерүгә, товар сатуга чыгымнарына һәм статистик күзәтчелек үткәрә.
Икътисадый эшчәнлекнең барлык төрләрен алып баручы субъектлар күзәтчелеккә җәлеп ителгән. Отчет тапшыру сроклары: зур һәм кечкенә предприятиеләр (№Т3В-КСП),йорт хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче коммерция булмаган оешмалар (№Т3В-бюджет) 1 апрельгә кадәр, кече һәм микропредприятиеләр (№ Т3В-МП), бюджет оешмалары (№т3В-НКО), шәхси эшмәкәрләр (№Т3В-ИП) - 5 апрельгә кадәр.
Татарстанстат отчет төзегәндә «1С:Обследование затрат предприятий» программа продуктын кулланырга тәкъдим итә. Аларны тутыру инструкциясе һәм отчет формалары, тикшерү үткәрү буенча мәгълүмат белән Росстатның (http://www.gks.ru) һәм Татарстанстатның (http://www.tatstat.ru) сайтларында танышырга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз