Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Сөт җитештерү – игътибар үзәгендә

Кичә муниципаль район Советының актлар залында «Ак Барс- холдинг» ААҖга керүче агрофирмаларда сөт җитештерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрелде. Аны ТР премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Киңәшмәгә Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш муниципаль район башлыклары, агрофирма, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, районнарның баш...

Кичә муниципаль район Советының актлар залында «Ак Барс- холдинг» ААҖга керүче агрофирмаларда сөт җитештерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрелде. Аны ТР премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Киңәшмәгә Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш муниципаль район башлыклары, агрофирма, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, районнарның баш ветеринария табиблары чакырылган иде. Киңәшмәдә төп мәсьәлә буенча «АК Барс» ХК ААҖ генераль директорының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары Николай Титов чыгыш ясады. Кайбер агрофирмалар генераль директорларының сөт җитештерү мәсьәләсе буенча мәгълүматлары тыңланды (Газетаның киләсе санында бу хакта тулырак укырсыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев