Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Күпме сөт савыла

Районның җәмәгатьчелек терлекчелегендә сыерларны ярымабзарларда, ә урыны белән абзарларда асрауга күчерделәр. Терлекчелек биналары әзер. Бу шартларда сөтнең кимүен туктатырга мөмкин, әмма кичәге көнгә район буенча тулай савым 100 килограммга кимегән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган сишәмбедә "Олы Кариле" ААҖда көненә бер сыердан 10,5 килограмм, Ленин...

Районның җәмәгатьчелек терлекчелегендә сыерларны ярымабзарларда, ә урыны белән абзарларда асрауга күчерделәр.

Терлекчелек биналары әзер. Бу шартларда сөтнең кимүен туктатырга мөмкин, әмма кичәге көнгә район буенча тулай савым 100 килограммга кимегән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган сишәмбедә "Олы Кариле" ААҖда көненә бер сыердан 10,5 килограмм, Ленин исемендәге хуҗалыкта 9,5 (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,3 килограммга артык), "Кама Тамагы"АХП да 9,3 (узган ел белән чагыштырганда 0,4 кг.га кимрәк) килограмм сөт савылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X