Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Күп балалы гаиләләргә - түләүсез җирләр

Җир һәрвакыт байлык саналды һәм хәзер дә шулай булып кала.

Җир әле безнең туендыручыбыз да, чөнки кешеләр куллана торган барлык продуктлар җирдә үстерелеп эшкәртелә. Вакыт үзгәрә, законнар һәм дәүләт сәясәте дә үзгәреп тора. Соңгы вакытта "ана капиталы" эшли, өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган баласы булган гаиләләр төзелеш өчен 6 дан 15 сутыйга кадәр җир участоклары алырга хокуклы.
Районда күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү процессының ничек баруы хакында җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Кәшифә Борнашевадан белештек. Ул гаиләләргә кирәкле документлар җыюда нинди проблемалар килеп чыгуы һәм ярдәм күрсәтелүенә дә тукталды.
-Бүгенге көнгә район территориясендә яшәгән 133 күп балалы гаиләдән 62 гариза керде. 59 гаилә 7,844га участокларга ия булды. Җир яшәү урынына бәйле рәвештә үзләре яшәгән торак пункт чикләрендә-Кама Тамагы, Сөйки, Тенеш, Затон, Атабай, Олы Карамал, Тәмтедән бирелде. Чиратта торучы 20 гаиләгә Кама Тамагы штпда ипотека поселогыннан җир бүленде. Күп балалы гаиләләргә барлык коммуникацияләре якында урнашкан җир участоклары бирелә. Әлегә тәкъдим ителгән җир участогыннан баш тартучылар юк. Калган гаиләләрне дә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев