Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Кайчан пенсия түләү туктатыла?

Пенсия фонды идарәсенә вафат булган пенсионерның алып җиткерелмәгән пенсиясен түләү тәртибе турында сораулар керә. Пенсионер вафат булган айдан соң килгән айның беренче числосында пенсия түләү туктатыла. Пенсионер вафатына бәйле рәвештә алынмыйча калган пенсия, әгәр пенсионер үлгәннән соң 6 ай үткәнче мөрәҗәгать итсәләр, ул үлгәндә аның белән бергә яшәгән гаилә әгъзаларына...

Пенсия фонды идарәсенә вафат булган пенсионерның алып җиткерелмәгән пенсиясен түләү тәртибе турында сораулар керә.

Пенсионер вафат булган айдан соң килгән айның беренче числосында пенсия түләү туктатыла.

Пенсионер вафатына бәйле рәвештә алынмыйча калган пенсия, әгәр пенсионер үлгәннән соң 6 ай үткәнче мөрәҗәгать итсәләр, ул үлгәндә аның белән бергә яшәгән гаилә әгъзаларына (ата-анасына, иренә яки хатынына, балаларына, абый-энеләренә, апа-сеңелләренә, оныкларына, әби-бабайларына) түләнә. Вафат булган пенсионерның башка туганнары (туганлык мөнәсәбәтләрен расламаган гаилә әгъзалары) яки аның белән бергә яшәүчеләргә алып җиткерелмәгән пенсияне алу өчен пенсионер үлгән көннән 6 ай дәвамында, ә пенсия фондына гариза язарга яки нотариаль органнарда мираска хокук рәсмиләштерү өчен вафат булган пенсионерның алып җиткерелмәгән пенсия күләме турында белешмә бирү өчен нотариуска запрос ясарга кирәк. Бу очракта алып җиткерелмәгән пенсия суммасы варисларга ПФР идарәсенә бирелгән милеккә хокук турындагы таныклык нигезендә түләнә. Пенсионер үлгән айда кредит учреждениесендәге лицевой счетына исәпләнгән пенсиясе пенсионерның лицевой счетына һәм ПФР идарәсенә күчерелә, гаилә әгъзаларына түләү өчен кире кайтарылмый. Барлык сораулар буенча 2-15-91 яки 074 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев