Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Юллар игътибар таләп итә

Соңгы елларда районда юл тәзелешенә зур игътибар бирелә башлады. Республика һәм муниципаль карамактагы юллар тулы көчкә яңартыла.

Узган елда Олы кариледән Чаллыга һәм Кече Карилегә, Кама Тамагы-Казан трассасыннан Варваринога кадәр һәм Тәмте авылында каты өслекле юллар салынды. Шулай ук асфальт-бетон өслекле 4 километр юлга ремонт ясалды. Тулаем алганда, 2011 елда юл төзелешенә 232,5 миллион сум акча тотылган.
Агымдагы елда "Татавтодор" ААҖ Апас филиалының Кама Тамагы юл участогы юл төзелеше һәм ремонтлауны дәвам итәчәк.
Бүгенге көнгә, ДРСУ җитәкчесе Рамил Ганьятуллин әйтүенчә, су басуга каршы чаралар үткәрелә: суүткәргеч торбалар чистартылып беткән, эшнең башка төрләре дә тәмамланып килә.
Бер атна элек юлларны ямау эшләрен башлап җибәргәннәр. Юллардагы чокырларны "салкын асфальт" белән ямыйлар. Бу атнада "Татавтодор" Апас филиалының юлларны ямауда эшләүче барлык алты участогын тәэмин итеп торачак асфальт-бетон заводы эшли башлаячак.
Рамил Харис улы әйтүенчә, районда юлларны ямау эше май аена кадәр төгәлләнергә тиеш. Ремонт эшләренең әлеге төренең икенче этабы карта алымы белән үткәреләчәк, бу исә юл "ямаулыклары"н файдалану вакытын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Башкарылган эш күләме 3 км тәшкил итә.
Кама Тамагы ДРСУның төп эше районның үзәк һәм керү юлларын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләүдән гыйбарәт булачак. Безнең ДРСУның Апас филиалы буенча эш күләме иң зурысы - 5 объект. Аерым алганда, Тәмте-Уланово юнәлешендәге 2,2 км юл участогы төзеләчәк һәм икенче этапта - 5,4 км участокта ремонт эше башкарылачак. Лабышка кадәр 2 км юлга ремонт ясала. Красновидово-Сөйки участогында зур күләмдәге төзелеш эше күздә тотыла (Балтач авылына бару юлы). Шулай ук ашлык кабул итү предприятиесеннән олы юлга кадәр юл өслеге төзекләндереләчәк. Варварино авылына кадәрге юл да ДРСУ өчен күчмә булачак. Эшнең беренче этабы 3,45 км озынлыктагы участокта ремонт эшләрен төгәлләү, 2 этапта 3 км юлга регетерация алымы белән ремонт эшләре башкару.
Быелгы сезонга планлаштырылган юл эшләре чын мәгънәсендә зур. Юл идарәсенең яңартылган паркы, махсуслашкан техника, кадрлар белән комплектлау, юл төзү материалларының сыйфаты барысы да эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев