Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Йөзен югалтмаучы банк

Район халкының Саклык банкына кертеме бүген 240 миллион сум тәшкил итә, банкның өстәмә офисында район халкы 182 миллион сумлык кредит рәсмиләштергән. 1998 елдан 12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 1841 елда Россиядә саклык кассалары учреждениеләре турында патша Николай I Фәрманына кул куелган көн белән бәйле....

Район халкының Саклык банкына кертеме бүген 240 миллион сум тәшкил итә, банкның өстәмә офисында район халкы 182 миллион сумлык кредит рәсмиләштергән.
1998 елдан 12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 1841 елда Россиядә саклык кассалары учреждениеләре турында патша Николай I Фәрманына кул куелган көн белән бәйле. Россия саклык банкы системасы Европа үрнәкләрендә булдырыла һәм шуңа таянып эш итә. Бүген илебезнең иң зур банкларының берсе - дөньякүләм аренада тулы хокуклы уенчы. Дөньякүләм рейтингка да беренче булып россия Саклык банкы керә.
- Унтугызынчы гасырда булдырылган Россия Саклык банкы илебез финанс системасында төп элементларының берсенә әверелә, - ди өстәмә офис идарәчесе Фәнис Зиннәтуллин. - Аның активлары Россия банк системасының чиреген тәшкил итә, ә банк капиталы өлеше 30% дәрәҗәсендә. Саклык банкы үз кертемчеләрен бервакытта да авыр хәлдә калдырмады, иң кыен вакытларда да алар үз вазыйфаларын үтәп килде.
Россия Саклык банкы оештыру, структура ягыннан берничә тапкыр үзгәреш кичерде, әмма асылы шул килеш кала - универсаль, филиаллар челтәре бар, операцияләр саны даими артып тора, хезмәт күрсәтүнең яңа форматлары һәм төрләре кертелә. тулаем алганда, безнең өстәмә офис системасында да, бүлекчәләрдә дә клиентларга хезмәт күрсәтү сервисы стандартлары үтәлә. Эшмәкәрләр өчен «Бизнес-старт», «Ышаныч кредиты» кебек яңа бизнес проектлары клиентларыбыз арасында популярлык казанды, «ШЯХ кредиты» да алардан калышмый. Банк карталары көнкүрешебезгә активрак кертелә башлады. Бүген Саклык банкының социаль картасы пенсия алуга һәм сатып алу, коммуналь хезмәтләр, салымнар һәм башкаларны түләү өчен уңайлы алым, хезмәтләргә түләү терминаллары һәм банкоматлар клиентлар өчен зур уңайлык тудыра. Бүген Саклык банкы банкоматлары үзәк офиска, ЦРБга, затон ОКВКУга куелган. Аларны Тәмтедә, «Фоника Гипс» гипс эшкәртү заводына куярга уйлыйбыз. Якын киләчәктә хезмәтләргә түләүнең электрон төре өчен терминаллар Куйбышев затонда, Тәмте һәм «Фоника Гипс» ОООда пәйда булачак. Бүген район территориясендә үзәк офис белән бергә Тәмтедә, Куйбышев затон, Каратал һәм Тенештә дүрт бүлекчә эшли. Якындагы вакытта Красновидовода тагын берсе ябылачак. Барлык бүлекчәләрдә квалификацияле тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Болар - Алсу Хәсәншина, Илзирә Идиятова. Валентина Салаватова, Елена Романова, Гөлназ Хәсәнова һөнәрилек ягыннан алардан калышмый. Үзәк офиста озак еллар дәвамында төрле участокларда операция залы контролерлары Әлфия Әхмәтҗанова, Гүзәлия Галиева, Фәнзилә Хәбибуллина, юридик затлар белән эшләүче Разыя Миңнуллина банк эшен үзләштерде. Бүлекчәдә идарәче урынбасары Әнисә Шәмсетдинова, программист Гөлнур Алиәкбәрова, инспектор Зөлфия Галиева озак еллар хезмәт куя. Банк яшь хезмәткәрләр белән дә тулылана. «Аксакалларыбыз» алар белән тәҗрибәләрен бик теләп уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев