Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Ышанычлы юлдаш

Россиянең иминләү базарында ел саен яңа иминләү продуктлары тәкъдим итүче яңа компанияләр пәйда була. Кемгә өстенлек бирергә, сәламәтлегеңне, милек һәм гомереңне кемгә ышанып тапшырырга? Иминләнүчеләр алдында еш кына шундый сораулар туа. Күпләре иң күптәнге иминләү компаниясе буларак Росгосстрахка өстенлек бирә. Иртәгә Росгосстрах оешуның 91нче елын билгеләп үтә.

Бүген без "Росгосстрах" ООО агентлыгы директоры Мария Любимцева белән компаниянең казанышлар һәм планнары турында сөйләшәбез.
-Күптән эшләвебезгә карамастан, компания базарга иминләүнең яңа төрләрен тәкъдим итеп, үз клиентлары санын арттырып, илебездә иминләүче лидерлыгы позициясен саклап, алга таба үсүен дәвам итә. "Росгосстрах" ООО республика филиалына 57 агентлык, 58 сату офисы керә, безнең районда үз клиентлары иминлеге хакына 32 хезмәткәр эшли. Росгосстрах үз эше белән РФда иминләү базарын үстерүгә сизелерлек йогынты ясый. 2012 елның беренче ярты елы йомгаклары буенча 450 меңнән артык иминләү килешүе төзелгән. Филиалның иминләү җыемы күләме 1,345 млрд. сум тәшкил итә.
-Компания бүген иминләүнең нинди төрләрен тәкъдим итә?
-Росгосстрах иминләүнең 100гә якын төрен тәкъдим итә. Бу вакытта компания иминләүнең мәҗбүри (ОСАГО) һәм ирекле (КАСКО һәм ДСАГО) полисларын тәкъдим итеп, автомобильләрне иминләү тармагында абсолют лидер булып тора. Компания өчен ОСАГО иминләүнең мөһим төре булып тора. Һәр өченче автомобилистның кулында компаниянең ОСАГО полисы. КАСКО полислары хуҗалары саны арта, ул автомобильгә нинди сәбәп буенча зыян салынуга карамастан, аны сакларга мөмкинлек бирә.
Компания шулай ук милекне иминләү килешүләре төзү буенча да алда бара. Соңгы елда Татарстан Республикасында фатир, йорт һәм башка төр корылмаларны иминләү буенча Росгосстрах ОООда төзелгән килешүләр саны 300000 артып китте. Беренче ярты елда гына да физик затлар милкен иминләүдән кергән акча 400 млн. сумнан артып китте. Димәк, үзенең шәхси милкен иминләү белән саклау турында җитди уйлаучы һәм тәэмин итүчеләр арта.
Росгосстрах шулай ук куркыныч объектлар хуҗалары җаваплыгын мәҗбүри иминләүне дә кертеп, гомерне, бәхетсезлек очракларыннан, ирекле медицина иминләве һәм корпоратив клиентлар милкен иминләүне дә актив үстерә, .
-Клиентларга хезмәт күрсәтү тармагында, бигрәк тә түләү өлешендә безне нәрсә көтә?
-Компания зыянны көйләү буенча үз йөкләмәсен катгый үти. Республиканың төрле районнарында меңнәрчә кеше зыян күргән язгы ташу моның ачык мисалы. Росгосстрах зыян күргән клиентларына 20 млн. сумга якны акча түләде. Безнең агентлык район халкына язгы ташу фактлары буенча ярты миллион сумнан артык акча түләде. Безгә 240ка якын гариза керде, барлык гаризалар уңай хәл ителде.
-Якындагы вакытта нинди иминләү продуктлары яки юнәлешләр үстереләчәк?
-Ике юнәлеш - гомерне иминләү һәм гражданнарның милкен иминләү безнең өчен стратегик юнәлеш булып кала. Кешеләр иминлеген арттыруга нәкъ менә алар ярдәм итә. Без автоиминләү белән актив шөгыльләнәбез. Аеруча куркыныч объектлар хуҗаларын мәҗбүри иминләүне кертү 2012 елда эшчәнлекнең төп юнәлеше булды, ә 2013 елның 1 гыйнварыннан без йөк ташучылар җаваплыгын иминләүгә керешәчәкбез. Клиентлар сервисын камилләштерү алдагы еллардагы кебек үк компанияне үстерү өстенлеге булып кала. Форсаттан файдаланып, барлык хезмәткәрләребезне, пенсионерларыбызны һәм иминләнүчеләребезне Росгосстрахның 91 еллыгы белән котлыйм, аларга сәламәтлек, иминлек, киләчәктә дә хезмәттәшлек итүебезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев