Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Ярдәм программалары гамәлдә

21 августта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән видеобрифингта тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программаларына кагылды. Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов эшмәкәрлекне яклау программасы буенча беренче конкурс сайлап алу йомгаклары турында сөйләде. Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес субъектлары саны буенча Россиянең иң яхшы ун...

21 августта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән видеобрифингта тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программаларына кагылды.
Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов эшмәкәрлекне яклау программасы буенча беренче конкурс сайлап алу йомгаклары турында сөйләде. Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес субъектлары саны буенча Россиянең иң яхшы ун регионы исемлегенә кергән.
Бүгенге көнгә республикада 163 мең кече һәм урта бизнес субъекты бар, алар барысы да актив түгел.
Узган ел белән чагыштырганда кече һәм урта бизнестан салым керемнәре 7 процентка арткан, эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 23 мең сум тәшкил итә.
2012 елның июль аеннан «Татарстан Республикасында кече бизнес экспортына ярдәм үзәге» эшли башлады.
Хәзер республикада "2011-2013 елларга кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау программасы" гамәлдә.
"Лизинг-грант", "Социаль бизнес", "Инновация һәм технологик модернизация" программаларында катнашып грантлар һәм субъсидияләр алу өчен заявкалар буенча карарлар 15 кешедән торган экспертлар советы тарафыннан кабул ителә.
Бизнес проектлар ачык тыңлаулар юлы белән яклана. Линар Якупов ассызыклаганча, биредә коррупцион моментлар өчен урын калырга мөмкин түгел. Өстенлек товар җитештерүче һәм чимал эшкәртүгә юнәлдерелгән проектларга бирелә. Күп кенә заявкалар формаль үзлекләре буенча, документларның таләпләргә туры килмәве нәтиҗәсендә төшеп кала. Шуңа күрә яңа эш башлаучы һәм үз бизнесын киңәйтергә теләгән эшмәкәрләргә моңа җитди игътибар бирергә кирәк.
Эшмәкәрләрнең белем дәрәҗәсен арттыру һәм компетенцияләрен киңәйтү өчен сентябрь аеннан "Эшмәкәрнең вертуаль университеты" программасы эшли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев