Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Финанс иминлеге өчен

"Россельхозбанк" ААҖ Татарстан төбәк филиалы өстәмә офисы идарәчесе Елена Колчина мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1 июленә бу офисның кредит портфеле 194 млн.сум тәшкил итә, шуңардан юридик затларның ссуда бурычы- 79 млн.сум, физик затларның- 115 млн.сум. 6 айга үсеш 64 млн.сум тәшкил итә. Ел башыннан 35 млн.сумга физик затларга 150 кредит...

"Россельхозбанк" ААҖ Татарстан төбәк филиалы өстәмә офисы идарәчесе Елена Колчина мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1 июленә бу офисның кредит портфеле 194 млн.сум тәшкил итә, шуңардан юридик затларның ссуда бурычы- 79 млн.сум, физик затларның- 115 млн.сум. 6 айга үсеш 64 млн.сум тәшкил итә.
Ел башыннан 35 млн.сумга физик затларга 150 кредит бирелгән. Шуңардан шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә- 24 млн.сумга 97 кредит, пенсионерларга 1,5 млн.сумга 16 кредит, ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә- 6 млн.сумга 33 кредит, ипотека кредиты- 3,5 млн.сумга 4.
1 июльгә счет һәм физик затлар кертемнәренә 49,5 млн.сум акча исәпләнә. Агымдагы елның 6 аенда гына да үсеш 4,5 млн.сум тәшкил иткән, ә узган 2012 ел дәвамында 6 млн.сум булган.
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга Россия Федерациясе законы нигезендә дәүләт ярдәме каралган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кредитлардан тыш "Россельхозбанк"та халык өчен кулай шартлар булган башка төр кредит бирү программалары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев