Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Электр энергиясенә бәя артты

Ноябрьдән электр энергиясен көндез кулланган өчен 1 квт өчен 2 сум 81 тиенгә артты (элек 2 сум 57 тиен иде). Төнге тариф 1 сум 29 тиеннән 1 сум 89 тиенгә кадәр арткан. Әлеге үзгәреш ТР Дәүләт комитетының агымдагы елның сентябрендә чыккан карары нигезендә булды. Яңа тарифның максаты - электр энергиясен...

Ноябрьдән электр энергиясен көндез кулланган өчен 1 квт өчен 2 сум 81 тиенгә артты (элек 2 сум 57 тиен иде). Төнге тариф 1 сум 29 тиеннән 1 сум 89 тиенгә кадәр арткан.
Әлеге үзгәреш ТР Дәүләт комитетының агымдагы елның сентябрендә чыккан карары нигезендә булды. Яңа тарифның максаты - электр энергиясен төнлә куллануга күчүне стимуллаштыру. Төнлә электр энергиясен 30% кулланганда төнге тариф файдалырак. Бер ставкалы тариф булган исәпкә алу приборы булган хуҗалар өчен бернәрсә дә үзгәрми. Аның бәясе - 2 сум 57 тиен.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен: электр энергиясен көндез кулланган өчен алар 1 квт өчен 1 сум 97 тиен, төнге тариф - 1 квт өчен 1 сум 32 тиен. Шуны искә төшерергә кирәк: 23.00 сәгатьтән иртәнге 7.00 сәгатькә кадәр хәзер төнге закон дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев