Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Эшлекле киңәшмә

Узган ялда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Анда күп фатирлы торак йортларга мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга, ФАПларны модернизацияләүгә, "Чиста су" программасын үтәүгә кагылучы кайбер мәсьәләләр һәм кайбер башка проблемалар, шулай ук республика АПКсы эше тикшерелде. Киңәшмәдә төп доклад белән ТР төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР...

Узган ялда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
Анда күп фатирлы торак йортларга мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга, ФАПларны модернизацияләүгә, "Чиста су" программасын үтәүгә кагылучы кайбер мәсьәләләр һәм кайбер башка проблемалар, шулай ук республика АПКсы эше тикшерелде.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Видеоконференция тәмамланганнан соң муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев эшнең әлеге төрләренә җәлеп ителгән хезмәтләр җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Капремонт вакыты, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю, җылыту сезонына әзерләнү, кулланылган табигый газ өчен түләү, суүткәргеч салу, торак төзелеше өчен бирелгән җиргә кадастр исәбе, идарә компанияләре тарафыннан исәп-хисапларны тикшерү мәсьәләләре күтәрелде.
Моннан тыш, сүз азык әзерли башлау турында барды, чөнки күпьеллык үләннәр инде өлгергән, басуларда чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев