Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Эш өзеклекләрсез бара

«Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖда әзер продукция склады территориясеннән заказчыларга гипс ташы икенче ай төяп озатыла. -Бер ай эчендә без төзелгән килешүләр нигезендә 79,7 мең тонна таш озаттык,- ди предприятиенең коммерция директоры Евгений Семагин. - Май ахырына кадәр 84 мең тонна күрсәткечкә чыгарга планлаштырабыз. Бу пландагыдан 20 мең тоннага артык....

«Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖда әзер продукция склады территориясеннән заказчыларга гипс ташы икенче ай төяп озатыла.
-Бер ай эчендә без төзелгән килешүләр нигезендә 79,7 мең тонна таш озаттык,- ди предприятиенең коммерция директоры Евгений Семагин. - Май ахырына кадәр 84 мең тонна күрсәткечкә чыгарга планлаштырабыз. Бу пландагыдан 20 мең тоннага артык.
_ Быел үзегез өчен нинди чик билгеләдегез?
-Алты ай ярым вакыт эчендә без 700 мең тонна сатарга өметләнәбез. Төп озату җәй айларына һәм сентябрьгә туры киләчәк. Гипс ташын килешү вазыйфалары буенча кулланучылардан алынган заявкалар буенча озатабыз. Планда каралган күләмнәрне исәпкә алып, ай саен 100-110 мең тонна таш озатылырга тиеш.
Рәсемдә: «Аракчино гипс» ООО өчен таш төйиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев