Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Чират – татлы тамырга

Бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын җыю күптән тәмамланса да, "Кама Тамагы" АХП хезмәтчәннәренең кырларда эше бар әле, чөнки өч ел инде "Ак Барс" холдинг компаниясе белән килешү нигезендә бу предприятие җирләрендә мең гектар шикәр чөгендере игелә. Әлеге татлы тамыр безнең республика өчен яңа культура түгел. Кайчандыр ул барлык колхоз-совхозларда чәчү...

Бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын җыю күптән тәмамланса да, "Кама Тамагы" АХП хезмәтчәннәренең кырларда эше бар әле, чөнки өч ел инде "Ак Барс" холдинг компаниясе белән килешү нигезендә бу предприятие җирләрендә мең гектар шикәр чөгендере игелә.
Әлеге татлы тамыр безнең республика өчен яңа культура түгел. Кайчандыр ул барлык колхоз-совхозларда чәчү мәйданнарының бер өлешен биләгән. Аннан соң республиканың кайбер районнарында, шул исәптән бездә дә шикәр чөгендере игү өчен туфракта бонитет дигән матдәнең түбән булуын исбатладылар. Ә авыл хезмәтчәннәре, аеруча хуҗалык җитәкчеләре моңа уңай карады, чөнки татлы тамыр игү күп хезмәт таләп итә, моның өчен мәктәпләрдән укучыларны уңыш җыю өчен булышырга чакыралар иде, оешма, учреждение һәм предприятие коллективлары да читтә калмады. Замана үзгәрде, яңа технология барлыкка килде, кул эшен алыштыра торган яңа техника кайтартылды, үсемлекләрне яңа буын саклау чаралары барлыкка килде һәм шикәр чөгендере "реабилитацияләнде".
Быел татлы тамырны «Кама Тамагы» АХПның өч бүлекчәсендә: Олы Бортас, Олы Яңасала һәм Карамалда чәчтеләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, чөгендернең 1 гектарыннан 300 центнер уңыш алынган, бу начар күрсәткеч түгел. Хәзер аны эшкәртү өчен Буа шикәр заводына төяп озаталар. Олы Бортаста ул тәмам, чират - Олы Яңасала белән Карамалда.
Рәсемдә: машина-техник компания механизаторы Руслан Андреев «Euro Maus 02» чөгендер алу комбайнында шикәр чөгендере төяүдә. Шул ук агрохолдинг компаниясе вәкиле Николай бутов та аның белән дүртенче сезон эшли. Шикәр чөгендерен иң элек Олы Бортаста төягәннәр, бүген Яңасала басуларында өемнәрдәге чөгендерне төйиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев