Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Без дә булдык ярминкәдә

3 ноябрьдә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре Дәрвишләр бистәсендә шәһәр халкына үз продукциясен тәкъдим итте. Ит, сөт продукциясе, ашлык, фураж, печән, бал - барлыгы 1 миллион 300 сумлык товар сатылган. Шәхси эшмәкәрләр: «Уют» һәм «юмарт» кибетләре казанлыларга яңа пешкән икмәк-булка һәм кондитер әйберләре, сөт, колбаса, балык тәкъдим итте. Олы Кариле, Олы...

3 ноябрьдә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре Дәрвишләр бистәсендә шәһәр халкына үз продукциясен тәкъдим итте.

Ит, сөт продукциясе, ашлык, фураж, печән, бал - барлыгы 1 миллион 300 сумлык товар сатылган. Шәхси эшмәкәрләр: «Уют» һәм «юмарт» кибетләре казанлыларга яңа пешкән икмәк-булка һәм кондитер әйберләре, сөт, колбаса, балык тәкъдим итте.

Олы Кариле, Олы Яңасала, Тәмте, Красновидово авыл җирлекләре яшелчә, җиләк-җимеш, тозланган продукция һәм бәйләнгән әйберләр алып килгән. Олы Кариле мәктәбе сатып алучыларга саналган әйберләрдән тыш, дару үләннәре, каен себеркесе тәкъдим итте. Фермерлар Рамил Сафин, Мансур Галимҗанов, Хәсип Шәйхетдинов үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукция (ит, сөт, каймак, печән) алып килгән иде. «Кама Тамагы» АХП, Ленин исемендәге хуҗалык, «Олы Кариле» ААҖ, райпо мондый ярминкәләрдә актив катнаша. Бу юлы «Урожай» КФХ (Г.Галиев) черемә алып килгән. Ярминкәдә 34 йөк һәм җиңел машина катнашты, продукцияне теләп алдылар. Район мәдәният йорты артистлары чыгышы бәйрәм кәефе өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев